Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • өч айда 32 сабый якты дөньяга килгән

    Агымдагы елның беренче кварталында районда 32 сабый (16 кыз һәм 16 малай) дөньяга килгән. -Кызганычка каршы, өч айда туган балалар саны 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда азрак, - дип сөйли ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова. - Узган ел өч айда 50 бала туган. Әти-әниләр балаларына еш кына Анастасия, Артем,...

    Агымдагы елның беренче кварталында районда 32 сабый (16 кыз һәм 16 малай) дөньяга килгән.
    -Кызганычка каршы, өч айда туган балалар саны 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда азрак, - дип сөйли ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова. - Узган ел өч айда 50 бала туган.
    Әти-әниләр балаларына еш кына Анастасия, Артем, Риназ, Кирилл, Карина, Софья дигән исем бирәләр, Лилиана, Ярослав, Хәдичә дип атаучылары да бар.
    Өч айда 10 туй булган (2014 тә - 7 пар язылышкан), аерылышучылар саны - 8 пар (2014 - 14), районда 53 кеше бакыйлыкка күчкән (март аенда гына да 30 кеше вафат булган). 2014 елның 3 аенда 44 кеше үлгән булган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: