Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Чаллы Башы АМЙның «Бөтен дөнья - театр» проекты 150 мең сум күләмендә грант алган.

«Рухият һәм мәдәният» номинациясендә Яңа Чишмә районыннан өч гариза бирүче «Лукойл» грантлары алган

Новости Проект авторы - АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшина бу җиңүне «Бөтен дөнья - театр» дип аталган театр фестивален үткәрү максатына тагын бер адым дип саный.

Илсөяр Дәүләтшина уйлавынча, фестиваль яшьләр арасында театраль талантларны ачарга мөмкинлек бирәчәк.

«Чаллы Башы авылының мәдәният йорты  мәдәни - массакүләм эшләрнең үзәге, шулай ук аралашу, рухи үсеш һәм халыкның актив ял итү урыны булып тора. Биредә ветераннар ансамбле, вокал, театр һәм бию коллективлары актив эшли.

Әмма безнең бурыч - тамашачыларның күңелен күтәрү генә түгел, ә талантлы кешеләрне, аерым алганда, яшьләрне мөмкин кадәр күбрәк туган телгә һәм сәнгатькә җәлеп итү. Минемчә, яшьләрнең театр сәнгатенә игътибары җитәрлек түгел һәм вакыт узу белән аларның милли традицияләргә һәм гореф – гадәтләргә карата кызыксынулары югалыр дип куркам.

Шуңа күрә традицион мәдәниятебезне трансляцияләүгә ярдәм итәчәк социаль - мәдәни эшчәнлек формаларын  оештыруны кирәк дип саныйм. Алар ярдәмендә без халкыбызның традицияләрен, милли гореф – гадәтләрен, бәйрәмнәрен буыннан - буынга тапшыру мөмкинлекләрен арттырачакбыз. «Бөтен дөнья – театр» фестивален үткәрү, шундый формаларның берсе булачак.

Массакүләм чараларны бинадан читтә үткәрү өчен мультимедиа проекторы, экран, баннер сатып алу, шулай ук авторлык костюмнары тегү зарур. 150 мең сумлык грант отып, без үз максатыбызга күпкә алга киттек» - ди Илсөяр Дәүләтшина.

2020 елда Яңа Чишмәдән 12 проект «Лукойл» социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында грантка ия булган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев