Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Чаллы Башы халкы кыш буе салам урлаган

Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 34 хәбәр теркәлгән, 8 җинаять эше кузгатылган.

 Урлашу

2022 елның 20 июнендә билгесез зат, социаль челтәрләр аша күмгеч (окучник) сату тәкъдиме белән, алдашып гр-ка С. ның 5 мең сум күләмендә акчасына ия була (башта сораган сумма ике тапкырга күбрәк тә булган).

Чаллы Башы авылында яшәүче алты кешегә карата җинаять эше кузгатылган, алар 2021 елның декабреннән 2022 елның мартына кадәр авыл читендә урнашкан «Агро-Основа» ҖЧҖ карамагындагы 100 рулонга якын арыш саламы урлаганнар.

Сәламәтлеккә зыян китерү

2022 елның 14 июнендә Тубылгы Тау авылында яшәүче гр-ка С.Тынычлык урамындагы йортларның берсендә исерек хәлдә, металл таба белән гр. К.ның башына суккан. Гр.К.ның маңгае җәрәхәтләнгән, бик күп кан аккан.

 

Исерек килеш руль артына

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 34 машина йөртүче адм. җаваплылыкка тартылган, шул исәптән Әдәмсәдән гр.Е. а/м белән исерек килеш идарә иткән. Аңа ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев