Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Чаллы Башыннан Марс Әхмәтов: «Абыем хатны өстәлдә калдырган…»

Марс армиягә 1987 елның 16 маенда Әлмәттән, физкультура техникумында укыганда алына.

«Озату күңелле, шау-шулы булды, барлык дуслар һәм курсташлар җиңел хезмәт итәргә һәм күкрәккә орденнар тагып, өйгә әйләнеп кайтуымны

«Озату күңелле, шау-шулы булды, барлык дуслар һәм курсташлар җиңел хезмәт итәргә һәм күкрәккә орденнар тагып, өйгә әйләнеп кайтуымны теләделәр», - дип башлап җибәрде сүзен Марс әфәнде. - Әни елады. Әти исә кулымны нык кына кысты. Ике абыем күңелемне күтәрергә тырыштылар, ә йөргән кызым хатлар язарга һәм көтәргә вәгъдә бирде.

«Мин сапер гаскәрләренә эләктем, «Полигон»да  яңа килгән солдатлар өчен уку-йөрәнү үттем, бу Термез шәһәреннән 1,5 км һәм «Дуслык» күпереннән 20 чакрым ераклыкта иде, - дип дәвам итте Марс Әхмәтов. - Андагылар баштан ук: «Моннан бары тик бер юл - Әфганстанга», - диделәр. Һәм менә 4 октябрьдә безне самолет белән Кабулга күчерделәр. Ә аннары Чарикарга. 45 нче инженер-сапер полкы (икенче батальон, икенче рота) безне дустанә каршы алды. Дуслык, бер-береңә ярдәм итешү һәм хатлар сугышта барысыннан да кыйммәтрәк бәяләнде, аларны адресатка «баштан биеп күрсәт» дип бирә иделәр. Шуны әйтергә кирәк, миңа башкалардан ешрак биергә туры килде, чөнки минем Гөлчәчәгем миңа көн саен язды. Әлбәттә, бу хезмәттәшләр арасында сизелмичә калмады, алар хат килгән саен «Марс, бие, сиңа ГөлчаТайдан хат» дип шаярта иделәр.

 Туган яктан килеп торган «хәбәрләр» төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итте, алар Әфганстандагы 50-60 градуслы эсселекне дә, кулга мина эзләгеч тотып бер тамчы су капмыйча өч, ә кайчагында биш чакрымлы юлны узуны да җиңеләйтте. Мина эзләгеч авыр идеме? Әйе, андый эсседә ул бик авыр тоелды. Ә безгә мөмкин кадәр тизрәк барырга, шул ук вакытта игътибарлырак та булырга кирәк иде бит. «Колоннадан алда барган разведбатальоныбыз тарафыннан һәр операция барышында яхшы итеп яшерелгән 30лап мина шартлатылды», - ди Марс Әхмәтов. - Куркыныч идеме? Башта юк. Ә инде «ялгышкан» хезмәттәшләремнән нәрсә калганын күргәч, үзем өчен дә, янымда баручы иптәшем өчен курку хисе уянды. Тик безнең сайлау мөмкинлеге юк иде: боерык бирелгән, димәк, барырга кирәк. Хәер, безнең батальон «тыныч» булса да (без беркемгә дә атмадык) - статистика буенча, Әфганстанда һәлак булучыларның иң зур проценты саперлар арасында. Без яшерен миналардан гына түгел, хәтта тауларда качкан атучылар кулыннан да һәлак була ала идек. - Марс, әйтегез әле, сезгә, совет солдатларына, Әфган кешеләренең мөнәсәбәте нинди иде? - Төрлечә. Безнең частькә туганнары яки мал-туарлары кырда снарядка эләккәч ярдәм сорап килүчеләр шактый булды. Бервакыт, мина шартлап бер яшүсмер яралангач, әтисе «Коткарыгыз!», дип безнең янга йөгереп килгән иде. Соңыннан ул безгә бүләккә бер тәкә алып килде. Гуманитар ярдәм күрсәтүче 4нче батальон агитбригадасы егетләре җирле халыкка азыктөлекне өләшкәч, үзләренә таш бәргәннәрен сөйләделәр. Күбесе, яшеренеп өлгермәү сәбәпле, зыян күргән. Без, барыбер, аларның кайберләре өчен чит кеше булып калдык.

Ул вакытта солдат яраткан кызына «Минем белән төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин, мине көтмәвең хәерлерәк», - дигән сүзләр язып җибәрә. Ләкин Гөлчәчәк аларга игътибар итми, үпкәләми, җылы һәм назлы хатлар язуын дәвам итә.

Әфганстанда хезмәт итүе турында Марс аңа һәм абыйсына гына хәбәр итә. Бу хакта әти-әниләренә әйтмәскә куша, тик абыйсы хатны ялгыш өстәлдә калдыра. «Әти-әниемнең кичерешләрен күз алдына китерү дә куркыныч. Әни сугышта булган вакытымны бик авыр кичергән, мине яраланыр яки үлеп калыр, дип курыккан, - ди Марс әфәнде. - Бу авыр хәбәрне тынычрак кабул иткән әтием аны булдыра алганча тынычландырып торган». Марсның әтисе Рәшит Вәли улы ул вакытларда әнисенә: - «Елама инде, барысы да әйбәт булачак. Күрерсең, кайтыр!» – дип әйтүен искә алды.

Һәм шулай була да. 1989 елның гыйнварында солдатлар самолет белән Ташкентка очалар. Ә 1989 елның маенда Марс Әхмәтов өенә кайта.

 Ике ел элек аны озатканда бирелгән вәгъдәләр ике яктан да үтәлә: дуслары хатлар яза, яраткан кызы һәм якынныры көтә. Ә ул күкрәгенә медальләр тагып («За отличие в воинской службе», «За отвагу», «Воину - интернационалисту от благодарного Афганского народа») каты сугыштан исән-сау әйләнеп кайта.

 Бүгенге көндә Әхмәтовлар гаиләсе Чаллы Башы авылында бер түбә астында өч буын бергә: әтисе Рәшит (әнисе, кызганычка каршы, үлгән), Марс һәм Гөлчәчәк һәм аларның уллары Айнур үзенең хатыны Гөлназ белән тату гына гомер кичерәләр.

Марс белән Гөлчәчәк - һөнәрләре буенча укытучылар, күп еллар мәктәптә эшләгәннәр, ә хәзер, яшьләргә юл биреп, шәхси ярдәмче хуҗалык тоту белән шөгыльләнәләр. Хуҗалыкта 60 га җир, 14 савым сыеры, үгез, бозаулар бар. «Хуҗалык тотсаң, файдасы да үзеңә» - диләр бит, бу әйтем нәкъ менә алар турында. Чәчүдә һәм урып-җыюда кияүләре, кызлары һәм абыйлары булыша. Өйдә тынычлык хөкем сөрә, чөнки алар бер-берсе белән уртак тел табып яшәргә тырышалар. Хәтта кайчак теләкләре дә туры килә. Моңа Айнурның белгечлек сайлау тарихы мисал булып тора. Ул үз вакытында инженер-механик булырга теләвен әйткәч, барысы да сөенгән: бабасы, чөнки үзе дә 50 ел механизатор булып эшләгән, әтисе, чөнки аңа хуҗалыкта ярдәмче кирәк, улын әллә кайларга җибәрергә теләмәгән әнисе дә. Кызлары да ерак китмәгән: Гүзәл Шахмай авылында яши, мәктәптә укыта (әнисе эш урынын аңа калдырган), Алинә - Яр Чаллыда, ул да педагог, балалар бакчасында эшли. Аның улы Солтан шул ук бакчага йөри. Дүрт яшьлек сабый өчен тыныч һәм тыңлаучан булу, әлбәттә, авыр хезмәт, әмма ул тырыша, шуңа да әти-әнисе аңа авылга кайту өчен бер атна «ял» бирә. Шул вакытта Солтан (әлегә бердәнбер онык) бабасы белән бергә шаяра, Айнур абыйсы белән тракторда йөри, Гөлназ апасы белән серләшә, әбисенең «тәмлүшкәләре» белән сыйланып, рәхәтләнеп Рәшит бабасының хикәяләрен тыңлый.

«Шушы гаилә бәхете өчен, мин сугышта үткән авырлыклар аша тагын бер кат узарга әзер»,- диде әңгәмә ахырында сугышчы-интернационалчы Марс Әхмәтов.

теләделәр», - дип башлап җибәрде сүзен Марс әфәнде. - Әни елады. Әти исә кулымны нык кына кысты. Ике абыем күңелемне күтәрергә тырыштылар, ә йөргән кызым хатлар язарга һәм көтәргә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев