Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Частник“ операциясе булып үтте

    8 сентябрьдән 22 сенә кадәр булган чорда үзйөрешле машиналардан, тракторлардан файдаланганда күзәтчелек итү һәм алар катнашында ЮТҺ очракларын киметү максатларында "Частник" дип аталган профилактик операция булып үткән.

    Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Самат Вәлиуллин хәбәр иткәнчә, операция барышында шәхси кулланышта булган тракторларның һәм аларның тагылмаларының торышы, аларны йөртүгә рөхсәт язуы, теркәлү документлары, номер билгеләре булу-булмауны тикшерү оештырылган.
    ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрелгән. Операция барышында 30 берәмлектән артык трактор һәм үзйөрешле машина, аларның тагылмалары тикшерелгән. Техник карау узмаган тракторлар булуы ачыкланган (4 очрак) һәм, әлбәттә инде, трактор белән йөрүгә рөхсәт язуы да юк дигән сүз. Теркәлмәгән һәм номер билгеләренең булмау очраклары да бар.
    Операция нәтиҗәләре буенча 4 кеше административ җаваплылыкка тартылган, араларында "Яңа Чишмә" бүлекчәсенең бер җитәкчесе дә бар, 10 мең сумнан артык штраф салынган, ә Ленино авылында яшәүче берәүнең техникасы теркәлүсез, номерсыз һәм тракторчы-машинист таныклыгы булмаган килеш йөрткән өчен Чирмешәнгә штраф стоянкага җибәрелгән.
    Мондый рейдлар даими үткәрелеп торачак, диде Самат Вәлиуллин безнең белән әңгәмә ахырында.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: