Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Черемухово Бистәсендә балалар бакчасына капиталь ремонт бара

Агымдагы елда республика программалары буенча мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы объектларын һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын капиталь ремонтлау буенча шактый күләмдә эшләр башкарыла.

Черемухово Бистәсендәге “Березка” балалар бакчасы бинасын капиталь ремонтлауга 18 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелә. Ремонтны “Блокстрой” ҖЧҖ үткәрә.
Без җәмгыять җитәкчесе Евгений Клюев белән әңгәмә алып барганда, ул 22 майга планлаштырылган эшләрнең 15 % ка якыны эшләнгән, дип билгеләп үтте. 
Ә планлаштырылганнары күп – түбәне, фасадны, тәрәзәләрне, ишекләрне, керү төркемнәрен, санузелларны, ягулык системаларын, суүткәргечләрне, электр җиһазларын һәм канализацияне тулысынча алыштыру. Бер сүз белән әйткәндә, фәкать ялангач бина гына калачак, анда хәзер 7 кешедән торган бригада стеналарны яңадан планлаштыру һәм искеләрен сүтү белән мәшгуль.
- Башкарылган эшләр өчен авансны атна азагында көтәбез, - дип сөйли Евгений Клюев.
- Әлегә ремонтлыйбыз һәм үз акчаларыбызга төзелеш материаллары сатып алабыз. Бездә һәр эш төре буенча катгый билгеләнгән сроклар бар – тулы капиталь ремонт эшләрен 20 августка, ә эчке ремонтны – балалар 1 августтан бакчага килә алсыннар өчен эшне июль азагына төгәлләргә тиешбез.
Капиталь ремонт төгәлләнү белән балалар бакчасында сабыйлар өчен бик тә уңайлы шартлар булачак. Җылы идәннәр, ике санузел (кечерәкләр һәм өлкән төркем өчен аерым), янгын – сак сигнализациясе һәм электрон пропусклар булдырылып видеокүзәтү (ягъни балалар бакчасы бинасына керү катгый рәвештә пропусклар буенча гына булачак) урнаштырылачак, фасад металл-сайдинг белән тышланачак. “Тәрәзәләр дә “броня” белән булачак, ягъни саклагыч антивандаль пленка белән,” – дип билгеләп үтте  Евгений Клюев.
Капиталь ремонтның төгәлләнү аккорды булып яңа коймалар урнаштырып территорияне төзекләндерү тора. Җәй азагында Черемухово Бистәсендә тагын бер бик матур бина – “Березка” балалар бакчасы пәйда булачак, дип уйлыйбыз.
Р.S. Бу атнада “Блокстрой” ҖЧҖ Яңа Чишмәдә күп фатирлы торак йортларны (Чернышевский урамы, 25 йорт һәм Совет урамы, 62 йорт) капиталь ремонтлауга керешәчәк. Капиталь ремонт шулай ук республика бюджеты акчалары хисабына президент программалары буенча да башкарылачак.
Азат Мусин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев