Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Черемухово Бистәсендә шифалы чишмәне төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша

Бу максатларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча авыл җирлегенә «Авыл территорияләрен.

Проектка яктырткычлар кую, 300 метр озынлыктагы җәяүлеләр юлын булдыру, чишмәдән ага торган су юлын чистарту, икенче җәяүлеләр күпере һәм алты эскәмия урнаштыру керә. Эшләрне подрядчы М. Манукян алып бара. Бүгенгесе көндә планлаштырылган эшләрнең 70%ы башкарылган.

 

 

Исегезгә төшерәбез, Черемухово чишмәсен төзекләндерү эшләре 2020 елда башланган. «РИТЭК» компаниясеннән АҖ башкарма комитеты тарафыннан отылган 290 мең сумлык грант акчаларына ике япмалы беседка, ике эскәмия һәм таган, шифалы су характеристикасы белән аншлаг урнаштырылган иде. Республика программасы буенча Беренче Май урамыннан чишмәгә алып бара торган 550 метр юл салынды.
Сайлап алынган пробаларны лабораториядә тикшерү «чыганактагы суның сульфат - магний - кальцийлы минераль сулар төркеменә керүен күрсәткән. «Эчәргә яраклы, дәвалау-ашханә (лечебно-столовая) суы» сыйфатында ул ашказаны - эчәк тракты авыруларын, матдәләр алмашын һәм сидек чыгару юлларын дәвалауда кулланыла.


Бу табигый чыганакның төп катламнары Лунев төрендәге минераллаштырылган дәвалау ләмнәре (лечебные грязи) классына керә. Чишмәдәге ләмнәр кан әйләнеше, нерв, сөяк-мускул системалары, сулыш органнары һәм тире авыруларын дәвалауда файдалы».
Әлеге нәтиҗә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәткә «Екатеринбург шәһәренең  сәнәгать предприятиеләре эшчеләренең сәламәтлеген саклау һәм авыруларны профилактикалау буенча медицина-фәнни үзәге» ФБУ белгечләре  тарафыннан бирелгән.  
Бистәдә яшәүчеләр әле дә табигый чыганакның дәвалау үзлекләреннән файда күрәләр. Алар сөйләвенчә, элек чишмә җир астыннан ярты метр биеклеккә чыгып ага торган булган һәм кечкенә генә күл барлыкка килгән, аннары шушы сулар Быструшка елгасына кушылган.
Авылда,  60 нчы елларда,  Петропавел Бистәсе хастаханәсе медикларының нык авыраучы пациентларны дәвалау өчен чыганактан су һәм ләм алулары турында халык истәлекләре сакланган.
Без чишмәгә барып, аның территориясендәге төзекләндерү барышын карадык. Җәяүлеләр өчен тротуарлар һәм сукмаклар киң, бу бик уңайлы.


- Бүгенгесе көндә яктырту эшләре тәмамланган, тротуар өчен нигез, җәяүлеләр күпере тулысынча әзер, - диде АҖ башлыгы Елена Сальцина.
Әмма шул ук вакытта ул объектта эшләрнең ике атнага туктатылуы турында борчылуын  да белдерде:
- Тротуарларны терраса такталары белән тышларга кирәк. Аларның смета бәясе - миллион сумга якын. Күпергә култыксалар куярга, су юлын киңәйтергә кирәк. Эскәмияләр ясалган, бары урнаштырырга гына кала. Эшләрне тәмамлыйсы гына калды. Тик әлегә объектта тынлык, ә шартлар буенча бүлеп бирелгән акчаларны быел үзләштерергә кирәк. Якын арада эшләр дәвам итәр һәм бик тиздән дәвалау чыганагына килеп йөрү мөмкинлеге барлыкка килер, дип өметләнәбез.
P. S. Язмабыз ахырында чишмәдән алынган суны файдалану һәр кешегә дә ярамау ихтималы турында кисәтергә кирәк дип саныйбыз, алдан табиб белән киңәшләшегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев