Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Черемухово Бистәсендә шифалы су чыганагын төзекләндерү эшләре бара

Хәзер анда откан грант акчаларына территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу - авылда яшәүчеләр һәм аның кунаклары әлеге тыныч урынга барып, дөнья ыгы-зыгысыннан ял итә, тормышка һәм үз-үзләренә карата мөнәсәбәтне тагы да уңай якка үзгәртә, су һәм файдалы ләмнең (целебная грязь) шифасын тоя алсыннар өчен эшләнә.

«Екатеринбург шәһәренең  сәнәгать предприятиеләре эшчеләренең сәламәтлеген саклау һәм авыруларны профилактикалау буенча медицина-фәнни үзәге» ФБУ белгечләре әзерләгән нәтиҗәләр буенча, чишмә суын көндәлек файдалану өчен дә, дәвалау максатларында да кулланырга мөмкин.

Ул күкертле водород ванналары керү, күптөрле патологик халәтләрне, ә   барыннан да элек, йөрәк-кан тамырлары авыруларын, нерв системасын, терәк-хәрәкәт аппаратын, хатын-кызлар сәламәтлеген, тире авыруларын дәвалаганда куллану өчен яхшы.

Дәвалауда кулланыла торган ләм тире аша канга үтеп кереп, кан һәм лимфа агымын яхшырта, матдәләр алмашына уңай йогынты ясый, тире катламнарында, шулай ук эчке органнарда булган ялкынсынуларны бетерүгә ярдәм итә, гомумән алганда, әлеге ләм барлык эчке органнар һәм системаларның функцияләренә файдалы, дип әйтеп була.

Әмма аны чамасын белеп кенә куллану зарур, алдан табиб белән киңәшләшү кирәк.

Ә сезнең бу чишмәдә булганыгыз бармы?

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев