Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина татар телендә бөтендөнья Интернет-конкурсларының финалына чыккан

    20 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни - күңел ачу комплексында «Авылым гүзәллеге-2020» Бөтендөнья конкурсы һәм «#әдәби марафон» Бөтендөнья Интернет-марафоны финалчыларын бүләкләү тантанасы узган.

    «Авылым гүзәллеге - 2020» бәйгесендә катнашкан 150 кешенең 10сы гына финалга чыккан. Алар арасында Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина да булган. Конкурс татар авылларында яшәүчеләр үз авылларының тарихын һәм гореф-гадәтләрен яхшырак белә алсын һәм үз авылларының матурлыгын яңа яктан күреп аны бөтен дөньяга күрсәтә алсын өчен оештырыла. Якташыбыз шулай ук 2017 елдан башлап квартал саен ТР Язучылар берлеге белән берлектә «Татнетны үстерү фонды» КБО үткәрә торган «#әдәбимарафон» Интернет-марафонының финалисты  да булган. Аның максаты - татар әдәбиятын популярлаштыру. 21 көн дәвамында марафонда катнашучы һәр кеше тайм-менеджментка өйрәнә, үз эрудициясен һәм татар телен белүен арттыра, күзаллауларны киңәйтә, бөтен дөнья буенча дуслар таба.

    Рәмзия Мусина ике Интернет-проектта да уңышларга ирешә алган. Җиңү өчен аңа диплом һәм бүләк сертификаты тапшырылган. Без аны җиңүе белән котлыйбыз, туган телне һәм мәдәниятне саклап калу һәм үстерү эшендә алга таба да уңышлар телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: