Чертуш авылы фермеры Разил Ситдыйков грант акчасына яңа ферма төзегән
Чертуш авылында яшәүче Ситдыйковларның гаилә бизнесы үсә һәм ныгый
Без «Эш башлаучы фермер», «Гаилә терлекчелек фермасы» һәм «Агростартап» программалары нигезендә авыл хуҗалыгы бизнесын үстерү буенча грантлар откан авыл эшмәкәрләре турында басмаларны дәвам итәбез.
2019 елда «Гаилә терлекчелек фермасы төзү» программасы буенча Чертуш авылыннан Рәзил Ситдыйков грантка ия булган. Грантның гомуми суммасы - 6 млн. сум, шул исәптән 4,2 млн. сум – дәүләт ярдәме, ә 1,8 млн. сум – эшмәкәрнең үз акчасы.
Гомумән, Ситдыйковлар гаиләсе авыл хуҗалыгы бизнесы белән 10 елдан артык шөгыльләнә.
-Барысы да әтием Рамилнең МТЗ - 80 тракторы сатып алуыннан башланды һәм без үз йортыбызда әкренләп МЭТне, бигрәк тә сыерлар санын арттыра башладык, - дип сөйли Рәзил. - Аннары азык әзерләү мәсьәләсе килеп басты, әти-әниебез авылдашларыбызның пай җирләрен арендага ала башладылар. Шулай итеп эш башланып китте.
Вакыт узу белән Ситдыйковлар гаиләсе авыл хуҗалыгы бизнесы белән ныклап шөгыльләнергә ниятли. Район башлыгы Вячеслав Козловның да ярдәме тигән, ул йорттагы сарайны ферма итеп үзгәртергә һәм республика программаларында катнашырга тәкъдим иткән. Заявка район авыл хуҗалыгы идарәсе ярдәме белән бирелгән һәм отылган грант акчалары МЭТнең баш санын арттыруга, техника сатып алуга һ. б. юнәлдерелгән.
Бүгенгесе көндә Ситдыйковлар гаиләсенең 220 гектар җире, ике МТЗ-80 тракторы, бер Т-150 тракторы, тагын ДТ-54 чылбырлы тракторы һәм «Нива» комбайны бар.
Азык җитәрлек әзерләнгән - 400 рулон печән, 100 рулон салам, 300 тоннага якын бөртек бар (быел уңыш гектарыннан 30 центнердан артык булган).
Фермер грант килешүе шартлары буенча ферма төзергә һәм кимендә 30 баш сөт сыеры сатып алырга тиеш. Хәзерге вакытта ферма төзелгән, буяу, суыткыч җиһазларын урнаштыру буенча бераз эшләр бар, ферма янында киртә абзар да төзелгән.
- Киләсе елның җәенә кадәр без яңа фермага 50 сыер кертергә тиеш, - ди Рәзил. –Безнең хуҗалыкта хәзер 50 баштан артык МЭТ бар, әмма мин грант акчасына, 30 баштан да ким булмаган күләмдә, күп сөт бирә торган нәселле сыерлар сатып алырга ниятлим. Тулы җитештерү куәтенә 2021 елның июлендә чыгарга планлаштырабыз.
Ситдыйковлар фермасы, чыннан да, гаилә фермасы булып тора. Әнисе Гөлсинә сыер саву аппаратлары белән оста эш итә, әтисе Рамил – киң профильле тәҗрибәле механизатор, хатыны Айгөл декрет ялында булса да, һәр эштә дә булыша. Сүз уңаеннан, Рәзил, яшь булуына карамастан (аңа нибары 27 яшь), инде өч баланың яраткан әтисе.
Ситдыйковлар гаиләсе, бизнесны үстерүдән тыш, Чертуш һәм Чаллы Башы халкыннан сөт җыю һәм сату белән дә шөгыльләнә. Көн саен заводка 3 тоннага якын сөт китерәләр, бу эш белән Рәзил һәм аның әтисе Рамил мәшгуль.
Авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнү авырмы, дигән сорауга Рәзил, җиңел түгел, әмма авырлыклардан куркырга кирәкми, дип җавап бирде. «Хезмәтне тиешенчә оештырганда, эшне күңел биреп башкарганда, нәтиҗәсе дә яхшы булачак»,- ди ул.
- Авыл хезмәте һәрчак авыр булды, әмма дәүләт ярдәм иткәндә, үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күргәндә, гаилә муллыгы арта барганда, канәгатьлек аласың, - дип билгеләп үтте әңгәмәдәшем. Һәм Ситдыйковлар гаиләсе ирешкәннәрдә тукталып калырга җыенмый – алар үз бизнесларын алга таба да үстерергә җыена.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 13:5221 һәм 22 гыйнварда Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе узачак Машина йөртүчеләр игътибарына. ЮХИДИ хезмәткәрләре Яңа Чишмә районында 21 һәм 22 гыйнварда «Тоннель» операциясе узачак, дип кисәтә3500
-
18 гыйнвар 2021 - 13:2529 гыйнварда - «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясендә призлар уйнатыла Хөрмәтле укучыларыбыз! Хәбәр иткәнебезчә, 29 гыйнварда 14.00 сәгатьтә «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясендә район газетасына язылучылар арасында призлар уйнатылачак3300
-
18 гыйнвар 2021 - 13:182020 елда Яңа Чишмә районында демография ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 2020 елда районда 90 бала – 51 малай һәм 39 кыз туган (2019 ел нәтиҗәләре буенча да 90 бала булган)3300
-
18 гыйнвар 2021 - 13:15Ана капиталы индексацияләнгән 2021 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнгән һәм хәзер ул 483 мең 881 сум тәшкил итә3300
-
18 гыйнвар 2021 - 11:3118 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 14927 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 95 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 93е – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 26 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 69 кеше өйдә дәвалана.3300
-
18 гыйнвар 2021 - 10:42Әрем исе, әрем тәме... Әрем сыгынтысы (анда маляриягә каршы артемизинин матдәсе бар) коронавирус таралуны булдырмый калырга мөмкин. АКШ университеты тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән.2500
-
15 гыйнвар 2021 - 11:4615 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 14 637 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 96 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 6сы читтән кертелгән, 90ны – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 33 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 63 кеше өйдә дәвалана12700
-
15 гыйнвар 2021 - 11:3314 гыйнварда РМЙда «Бу иске Яңа ел» концерты булып узды РМЙ артистлары Яңа ел бәйрәме хөрмәтенә җырлар һәм биюләр башкардылар12600
-
15 гыйнвар 2021 - 10:43«Ералаш»ка нигез салучы Борис Грачевский вафат «Ералаш»ның сәнгать җитәкчесе, Борис Грачевский вафат булган. Аңа 71 яшь иде.12600
-
15 гыйнвар 2021 - 09:59Мөселманнар җомга көнне нәрсә эшләргә тиеш? «Айларның иң зуры рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры җомга көне». Җомга – мөселманнар өчен иң мөһим һәм изге көн.12600
-
15 гыйнвар 2021 - 08:29Красный Октябрьдә яшәүче Гарифә Заһретдиновага 90 яшь тулган Юбиляр үзенең туган көнен 5 гыйнварда туганнары белән билгеләп үткән5300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55Өшегән урынны кар белән ышкырга ярыймы? Тәннең салкында өшегән урынын кар белән ышку катгый тыела, дип белдерде Казанның 7нче номерлы хастаханә хирургы Вячеслав Филиппов.17100
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.27400
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
27 май 2020 - 10:32Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан почта маркасына штамп сукты. #100летТАССР
-
13 гыйнвар 2021 - 12:07Яңа Чишмә районында коронавируска каршы вакцинация бараЯңа Чишмә районында коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация бара. 13 гыйнварга 25 кеше прививка ясаткан.19800
-
15 гыйнвар 2021 - 11:4615 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 14 637 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 96 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 6сы читтән кертелгән, 90ны – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 33 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 63 кеше өйдә дәвалана12700
-
15 гыйнвар 2021 - 09:59Мөселманнар җомга көнне нәрсә эшләргә тиеш? «Айларның иң зуры рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры җомга көне». Җомга – мөселманнар өчен иң мөһим һәм изге көн.12600
-
15 гыйнвар 2021 - 10:43«Ералаш»ка нигез салучы Борис Грачевский вафат «Ералаш»ның сәнгать җитәкчесе, Борис Грачевский вафат булган. Аңа 71 яшь иде.12600
-
15 гыйнвар 2021 - 11:3314 гыйнварда РМЙда «Бу иске Яңа ел» концерты булып узды РМЙ артистлары Яңа ел бәйрәме хөрмәтенә җырлар һәм биюләр башкардылар12600
-
15 гыйнвар 2021 - 08:29Красный Октябрьдә яшәүче Гарифә Заһретдиновага 90 яшь тулган Юбиляр үзенең туган көнен 5 гыйнварда туганнары белән билгеләп үткән5300
-
18 гыйнвар 2021 - 13:5221 һәм 22 гыйнварда Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе узачак Машина йөртүчеләр игътибарына. ЮХИДИ хезмәткәрләре Яңа Чишмә районында 21 һәм 22 гыйнварда «Тоннель» операциясе узачак, дип кисәтә3500
-
18 гыйнвар 2021 - 11:3118 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 14927 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 95 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 93е – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 26 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 69 кеше өйдә дәвалана.3300
-
18 гыйнвар 2021 - 13:15Ана капиталы индексацияләнгән 2021 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнгән һәм хәзер ул 483 мең 881 сум тәшкил итә3300
-
18 гыйнвар 2021 - 13:182020 елда Яңа Чишмә районында демография ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 2020 елда районда 90 бала – 51 малай һәм 39 кыз туган (2019 ел нәтиҗәләре буенча да 90 бала булган)3300
-
18 гыйнвар 2021 - 13:2529 гыйнварда - «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясендә призлар уйнатыла Хөрмәтле укучыларыбыз! Хәбәр иткәнебезчә, 29 гыйнварда 14.00 сәгатьтә «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясендә район газетасына язылучылар арасында призлар уйнатылачак3300
-
18 гыйнвар 2021 - 10:42Әрем исе, әрем тәме... Әрем сыгынтысы (анда маляриягә каршы артемизинин матдәсе бар) коронавирус таралуны булдырмый калырга мөмкин. АКШ университеты тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән.2500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика