Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Чертуш авылында яшәүче Рәхилә Әгъли кызы Мутыковага 6 гыйнварда 95 яшь тулган

Тумышы белән ул Спас районының Иске Рәҗәп авылыннан, күп балалы (11 бала) гаиләдә үскән.

9 сыйныфны тәмамларга өлгергән, аннан сугыш башланган һәм 10 сыйныфта ноябрьгә кадәр генә укыган. Зур гына мәктәп укучыларсыз калган, аларның сыйныфында өч кыз булган – барысы да эшләргә киткән, ә 10 малай -сыйныфташларны тиздән фронтка алганнар. Рәхилә апа колхозда эшләгән һәм умартачы булып эшләүче әтисенә булышкан. Аңа 18 яшь тулгач, Камышлыдагы педучилищега документларын тапшырган. Булачак ире Малик абый белән бер курста укыганнар. Педучилищены тәмамлагач, алар өйләнешәләр һәм билгеләнү буенча Красноярск краена китәләр.

50 нче еллар башыннан Рәхилә Әгъли кызының тормышы Себер белән бәйле була. Ул Красноярск краеның Икшурма авылындагы татар мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. 30 ел эшләү дәверендә берничә буын балаларны туган телдә укырга һәм язарга өйрәткән. Үз һөнәрен бик яраткан, коллективта да аны хөрмәт иткәннәр.

Малик абый шул ук мәктәптә укытучы булып эшләгән. Аның белән өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балаларын вуз һәм техникумнарда укыткач, лаеклы ялга чыгалар һәм икесен дә туган як үзенә тарта. Гаилә Яр Чаллыга күчеп кайта. Алар артыннан Татарстанга ике уллары һәм кызлары да кайта, уртанчы уллары Красноярскида кала. Тик 1999 елда, каты авырудан соң Малик абый вафат була. 1989 елдан бирле Чертуш авылында яшәгән һәм Яңа Чишмә РҮХдә табиб булып эшләгән кызы Рәсилә әнисен үз гаиләсенә ала. Рәхилә апа кызында 5 ел гомер кичерә.

Бервакыт Рәсилә ханым әнисе белән Иске Рәҗәпкә, туганнарына кунакка баралар.  Туган ягында, аның язмышын үзгәртерлек, теге вакытта фронтка киткән 10 сыйныфташының берсе белән очрашу була. Зиннәт ага белән Рәхилә апа бергә үскәннәр, укыганнар, мәктәптә яхшы аралашканнар, ләкин 1943 елдан бирле бер-берсен күрмәгәннәр. Ул япон самурайлары белән сугыша һәм 8 ел буе хәрби хезмәттә була. 21 нче гасыр башында Зиннәт Гыйззәтулла улы тол калган, ә балаларының барысының да үз тормышы. Бу очрашудан соң ул Рәхилә Әгълиевнага берничә тапкыр шалтырата, авылга да кайта, ә бервакыт Чертушка кайткач, аңа тәкъдим ясый. Зиннәт Гыйззәтулла улының яхшы күңелле кеше икәнлеген белсә дә кызы әнисен җибәрергә башта ризалашмый. « - Һәм шунда ул миңа: Рәсилә, һәр кешенең, ничә яшьтә булмасын, бәхетле булырга хакы бар. Ә берүзеңә, ялгызың гына яшәве авыр, диде Зиннәт ага. Һәм мин, ризалаштым. Вакыт күрсәткәнчә, дөрес эшләгәнмен», - дип сөйләде Рәсилә Малик кызы.

Шулай итеп, Рәхилә әби Зиннәт Гыйззәтулла улы белән Иске Рәҗәп авылына күчеп китә. Алар инде 16 ел бергә гомер итәләр. Ул да элекке укытучы, күп еллар җирле мәктәпне җитәкләгән, авылда бик хөрмәтле кеше, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. Ул «Татар милли фонды байлыгы» сертификатына ия булган. Спас районының район газетасы үзенең легендар якташы турында, ачык күңелле, районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы, ихтирамга лаек кеше дип күп тапкырлар язган.

Яңа гаилә тормышы икесен дә яңа көчкә рухландыра, ә холкы буенча эшлекле кеше булган Зиннәт Гыйззәтулла улы иҗади ниятләрен тормышка ашыруга керешә. Туган авылы активисты һәм туган якны өйрәнүче Зиннәт ага 1965 елда ук мәктәптә Иске Рәҗәп тарихы музеен оештыра. Музей федераль статуска ия, ә бу авылның, шул исәптән Бөек Ватан сугышы чорының бай үткәне турында сөйләүче төрле экспонатлар, документлар, фоторәсемнәр - бәһасез. Хәзер 96 яшьлек Зиннәт Гыйззәтулла улы музей белән җитәкчелек итә һәм авылда ветераннар советы рәисе булып тора. Ул һәр көнне музейга килә, укучылар белән тәрбияви әңгәмәләр алып бара. Ә аның хатыны Рәхилә Әгъли кызы гаилә учагын саклый, ире турында кайгырта һәм аны барлык башлангычларында да хуплый. Авыл тарихын саклаучы һәм җыючы фикердәше буларак, Зиннәт агага музей һәм җәмәгать эшләрендә ярдәм итә.

Еллар үзенекен алса да, икесе дә сәламәтлекләренә сирәк зарланалар. Кечкенә генә бакчада эшлиләр, яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәләр. Зиннәт Гыйззәтулла улының да һәм Рәхилә Әгъли кызының да балалары бик тату, бер-берсенә кунакка йөриләр, бер гаилә кебек аралашалар. Аларның икесенең дә онык һәм оныкчыклары бик күп, Рәхилә әбинең генә дә җиде оныгы һәм унике оныкчыгы бар.

Без дә Рәхилә Әгълиевнаны юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек телибез һәм  аның гаилә тормышы тулы гармониядә булуына һәм үз җаныдай якын, икенче яртысы белән тыныч кына, сөенеп, аралашып яшәвенә без дә бик шатбыз.

Әлбәттә, соңыннан без озак яшәү сере турында традицион сорауны бирмичә кала алмадык. «Тормышны, үз эшеңне яратырга, игелекле булырга, бер - береңә хөрмәт белән карарга, ял итә белергә һәм вак-төяккә борчылмаска кирәк», - дип җавап бирделәр алар безгә.

Рәсемдә: Рәхилә Әгъли кызы, Зиннәт Гыйззәтулла улы (уртада), уңда - кызы Рәсилә, сулдан аның абыйсы Нәфис һәм ире Әмир (кырыйда). Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев