Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Чертуш: кичә һәм бүген

Шахмай авыл җирлегенә кергән Чертуш авылында узган халык җыенында авыл халкы, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм АҖ башлыгы Ринат Хәсәнов катнашты.

Җыен башланганчы район хезмәтләре: РҮХ, пенсия фонды, мәгариф, социаль яклау бүлекләре, мәшгульлек үзәге җитәкчеләре халыкка консультация бирделәр. Мәдәният йорты сәхнәсендә Чертушның яшь талантлары чыгыш ясады.
Шахмай АҖ-дә соңгы елларда республика программалары буенча шактый эш эшләнгән: ике ФАП, ветпункт, универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән, су белән тәэмин итү җайга салынган, юлларга вак таш җәелгән һ.б. эшләр башкарылган. Чертуш авылында исә яңа матур мәдәният йорты төзелгән, урамнарда 28 яктырткыч алыштырылган. 2008 елда ук Үзәк урамга асфальт түшәлгән булган, хәзер ул яңа клубка җиткән. Берничә ел элек кенә бу хакта хыяллана да алмый идек, дип билгеләп үтте Ринат Фәсахов. Республика программалары буенча районда эш туктатылмый. Әлбәттә, АҖ-дә һәм Чертушта да проблемалар бар әле, алар суга, авыл эчендәге юлларга кагыла. Шулай да бар да хәл итәрлек.
АҖ башлыгы Ринат Хәсәнов киләсе елга булган бурычларның берсе дип чишмәләрне капиталь ремонтлау һәм төзекләндерүне атады. Мисал өчен, Чертуштагы чишмәгә беседка, капка ясарга кирәк. Чишмәләрне үзара салым акчаларына төзекләндерергә телиләр, 2016 елда авыл халкы 79 мең сум акча җыйган, ә республика субсидиясе белән бу сумма 316 мең сумга арткан. 2014-2015 елларда үзара салым акчаларына авылда 1,3 км. юлга вак таш түшәлгән, ягъни болар бар да эшли дигән сүз.
Быел чертушлылар үзләре мәчет түбәсен ремонтлаганнар (аннан су үтә торган булган). Башкарылган эшләр күләме - 180 мең сумлык. Халык Ринат Фәсаховтан башкарылган эшләр өчен ремонт бригадасына акча түләүне (50мең сум) үтенделәр. Ул мәсьәләне хәл итәргә ышандырды. Җыен ахырында Ринат Фәсахов Чертушта яшәүче механизатор Наил Шәрифуллинга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев