Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Чиркәү төзү дәвам итә

Республика җитәкчелеге карары белән 2013 елның ноябрендә ут төртүдән - яндырудан зыян күргән православие чиркәүләре кабат төзелә. Безнең райондагы Ленино авылында да яңа чиркәү төзеләчәк.

Вандаллар кулыннан зыян күргән гыйбадәт йортында тиз арада торгызу эшләре башкарылып, декабрь азагында ук ул файдаланыла башлады, ә 8 гыйнварда райондагы барлык православие динен тотучыларны чакырып, раштуа бәйрәме уздырылды. Яңа чиркәү өчен авыл уртасында урын бирелгән, апрель аенда нигезгә блоклар салынган, 12 майда цоколь өю өчен Алексеевскидан кирпеч кайтара башлаганнар, аны Мио Манукян төзүчеләр бригадасы торгызачак. Чиркәүнең бурасы әзер, ул әлегә Әлмәт урман хуҗалыгында - Миннебай поселогында, ул плитәләр куелуга алып кайтып, күтәреп куелачак. Чиркәүнең подвал өлешендә ашау-эчү урыны, кухня, котельная һәм өлкән поп өчен кабинет урнашачак, ә өстә гыйбадәт кылулар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев