Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Чиркәү төзелеше туктатылган

    13 сентябрьдә Волчья Бистәсендә чиркәү төзү урынын изгеләндерү йоласы үткәрелгән һәм беренче таш урнаштырылган иде. Бүгенгесе көнгә - 11 декабрьгә - монда стеналар торгызылган, түбәсе калай белән ябылган. Кирпечтән котельный төзелгән, шуннан ерак та түгел бик тә үзенчәлекле итеп санитар бүлмә корылган.

    - Калган эшләр техник сәбәпләр буенча язга чаклы туктатылды: корылма утырырга тиеш. Әлегә, кар кермәсен өчен, ишек һәм тәрәзәләр өчен уелган урыннар томалана. Газ, су, утка тоташтыру өчен документлар әзерли башлыйбыз, - дип сөйли авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Любовь Агафонова.
    Авыл җирлегендә яшәүче барлык кешеләр дә әлеге чиркәүнең төзелеп бетүен зур түземсезлек белән көтәләр, хәлләреннән килгәнчә булышлык та күрсәтәләр. Шуңа да чиркәүнең киләчәге бар, дип ышанып әйтергә була. Кешеләр күпләп йөри - килә торган урыннарда акча җыю өчен тартмалар тора һәм алар әкренләп тулылана. Пенсионер Василий Никулин, мәсәлән, үзе генә түгел, әлеге изге эшкә ерак шәһәрләрдә яшәүче туганнарын һәм дусларын да тарта. -Кем иконалар алып кайтырга, кем акчалата ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде, - ди пенсионер.
    Авыл халкы тәүлек әйләнәсенә чиркәүне саклый да икән әле, кем белә, җир йөзендә адәм актыклары да җитәрлек бит.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: