Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Чуаш Чабаксары авылыннан герой-ана бүген туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә

Торган урының тар булса да, күңелең киң булсын: күп балалы гаиләдә үскәннәр бала чакларын шулай искә алалар.

3 мартта Чуаш Чабаксары авылында яшәүче герой-ана Нина Федоровна Сидоровага 87 яшь тулган. Үзенең туган көнен ул телефоннан бер дә читкә китмичә билгеләп үткән: ул ун баласыннан һәм күпсанлы онык-оныкчыкларыннан 50дән артык котлау алган.

Нина Федоровна (кыз фамилиясе Кузлярова) Яңа авылда туып үсә. Ул гаиләдә өлкән бала була, үзенең бала чагын кече сеңелләрен, энеләрен карап һәм мәктәпкә барасы килү теләге белән үтүен искә ала.

«Әни мине мәктәпкә җибәрмәде, кечкенә балаларны карарга мәҗбүр итте. Бервакыт мин яшерен генә карандаш һәм кәгазь алдым да чыгып качтым. Рәхәтләнеп сыйныфта утырам, кинәт әни килеп керде. Укытучының үгетләвенә дә карамастан, мине өйгә алып кайтып китте, тормыш үзе бөтен нәрсәгә өйрәтәчәк, диде».

Аның балачагы балалар карап, ә яшьлеге - колхоз басуларында эштә үткән. Һәм менә Нинага 20 яшь тулган һәм ул авыл егете Николайга кияүгә чыга. Тормыш башкачарак булыр кебек тоела һәм 1955 елда беренче баласы - Сергей туа. Бу - әле онытылып та бетмәгән бала чүпрәкләре, бәби күлмәкләре дигән сүз. 1957 елда Мария, ә бер елдан Валентина, 1960 елда - Владимир, 1962 елда Галина туа.

Шуның белән тукталырмын дип уйлаган: балаларны киендерергә кирәк, колхозда эшләп, балалар үстерүе дә авыр бит. Олы улы инде 1 нче сыйныфка укырга керергә җыена. Нина Федоровна, әнисеннән аермалы буларак, үз балаларына укырга комачауларга теләмәгән. Гаиләдә бердәнбер бала булып үскән ире Николай, һәр туган баласы өчен шатланган: «Ходай күпме бирсә дә, барысын да үстерербез», - дигән.

- Безгә күңелсез булмасын өчен, гаиләбезне тулыландыру даими рәвештә дәвам итте, - дип шаярта Сидоровларның кызы Ирина (хәзер Зайцева), - сөйләшүебезне дәвам итеп абый-апаларының исемнәрен атады: - 1964 елда Иван туа, ике елдан Валерий, 1970 елда Роза, ә инде бер елдан мин - Ира.  Аннан соң энем Анатолий туды, ул миннән 4 яшькә кечерәк.

- Менә күңелле иде, ичмасам! – дип сүзгә кушылды өлкәне Валентина (Димитриева), мин 6 яшьтән кечкенәләрне карадым, беркем дә мәҗбүр итмәде, үзең бала янына киләсең, елый башласа - селкетәсең, «соска»сын да бирәсең. Без утын, печән әзерләү, бакчада эшләү (утырту, утау, казу) кебек эшләргә бергәләп тотындык, әни кечкенәләр белән кала иде һәм безгә ашарга әзерләде.

- Ашарга еш һәм күп итеп пешерергә туры килде, туклыклырак ризык әзерләргә тырыштым: мичкә итле бәрәңге, щи, камыр ризыклары да пешердем, бергәләшеп пилмәнен дә ясадык. Күп итеп казлар үстердек, дуңгызлар, сарыклар асрадык. Сыерыбыз да бар иде. Бакчада яшелчәләр дә байтак иде, - дип искә ала Нина Федоровна.

Валентина иртәләрен беренчеләрдән булып юынсын, киенсен, кечкенәләргә мәктәпкә җыенырга булышсын өчен, әнисенең уятуын искә ала. Ә әнисе үзе бу вакытта кружкаларга сөт салган, мич яныннан китмәгән, чөнки мичтә зур табада (хәзер андыйлар юк инде) коймагын да, кабартмасын да пешергән, бәрәңгесен дә кыздырган. Иртәнге өчтә уянган, балаларны ашатмыйча өйдән җибәрмәгән, чөнки Чуаш Чабаксарына мәктәпкә кадәр балаларга 5 чакрым барырга кирәк булган.

«Ашауга килгәндә, тулай торакта да җитәрлек иде. Пешекче Нина апа безгә һәрчак өстәмә ризык тәкъдим итте, өстәвенә кипкән җиләк-җимешләр белән дә сыйлады - бу минем өчен иң тәмле десерт иде. Ә менә киемгә килгәндә... Кием-салымга акча җитмәве сер түгел, өлкәннәрдән калганны киясең, ә аяк киеме турында әйтеп тә торасы юк, аны тишелгәнче киясең инде. Бервакыт өйдән соңрак чыктым, ә болдырда резин итекләр калмаган. Иске итекләр арасыннан сайларга туры килде, икесе дә бер аякныкын тапсам-таптым, аның каравы, тишек түгел иде. Мин оялмадым, шуларны киеп киттем. Хәтта, бу хакта әнигә дә әйтмәдем, аны борчыйсым килмәде. Без хәзер дә бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез, әти-әниебезгә бик тә рәхмәтле».

«Әлбәттә, балаларыма килгәндә, барысы өчен дә борчылдым, - ди Нина Федоровна. – Тик нәрсә эшли ала идем соң? Иң кирәкле әйбергә дә акча көч-хәлгә генә җитә иде. Мәктәптән өйгә кайтканда (бигрәк тә кыш) барыгыз да бергә кайтыгыз, беркемне дә калдырмагыз дия идем. Игелекле булырга, кешеләргә ярдәм итәргә, укырга да, эшләргә дә өйрәттем. Ул вакытта акча бары тик эшләгән өчен генә ала идек, ә хәзер берсен тапкан өчен - дәүләт акча түли, икенчесенә - тагын да күбрәк. Менә кайберәүләр бала булсын өчен түгел, ә «акча эшләү» өчен генә табалар. Ә аннары моңа ияләшәләр һәм эшләргә дә теләмиләр».

Сидоровларның балалары мәктәпне тәмамлаганнан соң, кайда эш бар, шунда эшкә урнашканнар: ике егет - Төньякта, ике кыз - Самара өлкәсендә, өчесе – Ирина, Валентина һәм Анатолий – Чуаш Чабаксарында, тагын икесе Әлмәт һәм Тукай районнарында. Аларның барысы да җаннарына якын булган эштә - авыл хуҗалыгында эшләгәннәр һәм эшлиләр. Роза гына - Түбән Камада. Барысының да үз гаиләсе - 31 онык һәм 31 оныкчык бар. Әбисе, кунакка килгән ике яшьлек оныгы Каринага карап, сокланып туя алмый. Каринаның әнисе Наташа Димитриева сөйләгәнчә, башкаларга караганда да әбисен күбрәк сагына икән.

«Ә менә минем Николаем 32 ел инде бу бәхетне күрми ята...», - дип авыр сулап куйды Нина Федоровна.

Чәй табыны артында: Нина Федоровна оныкчыгы Карина, кызы Валентина, оныгы Наташа һәм кызы Ирина белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев