Чик сакчысы — халык өчен калкан, дошман өчен — кылыч
Яңа Чишмәдә дүрт көн дәвамында Татарстанның Чик сакчылары берлеге оештырган «Чикләр сагында» мобиль музее эшләде.
Мобиль музей проекты белән әлеге иҗтимагый оешма гражданлык җәмгыятен үстерүгә ТР грантлары конкурсында җиңүче булган. Бу социаль инициатива яшь буынны патриотик тәрбияләүгә, үз Ватанының тарихы белән киләчәгенә хөрмәт һәм кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.
Экспозиция чик сакчылары тарихын, чик буе гаскәрләренең һәм чик буе хезмәтенең үсешен һәм камилләшүен эзлекле һәм ачык чагылдыра. Анда чиктә барган аеруча мөһим вакыйгалар, геройлар һәм аларның батырлыклары тарихы күрсәтелгән. Экспонатлар арасында төрле кораллар, элемтә чаралары, чик сакчыларының хәрби формасы бар.
Күчмә музей Татарстанның 28 муниципаль районында булачак, ә Яңа Чишмә районында аны график буенча барлык мәктәп укучылары карады инде.
4 апрельдә күргәзмәдә Красный Октябрь, Шахмай, Черемухово Бистәсе, Акбүре һәм Волчья Бистәсе укучылары булды.
Үзе дә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән экскурсовод Алексей Иванов балаларга төрле чорларда Ватан чикләрен ничек саклаулары, Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклары турында сөйләде, чөнки нәкъ менә чик сакчылары 1941 елда беренче булып фашистлар һөҗүмен үз өстенә ала. Бу хакта балаларга ике документаль фильм күрсәтелде.
Аннары укучылар залга үттеләр. Алексей Иванов аларны кораллар белән таныштырды. Балаларга «өч линияле» винтовка, автомат, пулемет, ТТ пистолеты, граната һәм Бөек Ватан сугышы чорындагы һәм соңрак кулланылган башка төр кораллар белән фотога төшәргә рөхсәт ителде. Экспозиция аларның берсен дә битараф калдырмады.
-Бу музей тарихи хәтерне һәм мирасны саклау, яшь буын ил чикләренең кагылгысызлыгын тәэмин итүдә чик сакчыларының нинди роль уйнауларын белсеннәр һәм аңласыннар өчен оештырылды, — диде Алексей Иванов.
Элеккеге чик сакчысы Алексей Иванов укучыларны күчмә музей экспонатлары белән таныштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев