Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Чүп үләннәрен һәм яшелчә сабакларын чүп контейнерларына ташларга ярамый

Июль ахырыннан башлап һәм август-сентябрь дәвамында район халкы (бигрәк тә район үзәге) чүп контейнерларын бәрәңге, помидор, кабак сабаклары һәм агачлардан коелган яфраклар белән тутыра башлый.

Контейнерлар һәм янәшәдәге мәйданчыклар даими рәвештә чүп үләннәре, сабаклар белән тула, чүп ташучы машина йөртүчеләр халыкның калдыклар туплау һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозудан зарланалар.

Ел саен бу чорда контейнер мәйданчыклары үсемлек калдыклары белән шыплап тула.

89 нчы номерлы Федераль закон нигезендә яшелчә сабаклары һәм башка үсемлек калдыклары каты коммуналь калдыклар (ККК) булып саналмый, аларны чүп контейнерларына ташларга ярамый һәм аларны чыгару коммуналь хезмәт бәясенә кертелмәгән.

Законны һәм җирлек территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАПның 3.6 маддәсе буенча штрафлар каралган. Штрафлар һәр хокук бозу очрагы буенча берничә тапкыр каралырга мөмкин.

Бәрәңге һәм помидор ботакларыннан компост ясарга, җимеш агачлары төбенә дә салырга мөмкин, киләсе елга менә дигән органик ашлама булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев