Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Давыл байтак каза китергән

2 февраль көнне кичке якта көчәйгән җил-давыл районның кайбер торак пунктларына зур зыян салган, берничә сәгатькә ут та бетеп торган. Иң зур зыян Шахмай авыл җирлегендә булган йортларда һәм хуҗалык корылмаларында күзәтелә. 20 йортта зыян шактый - сарайларның, гаражларның түбәләрен каерып шиферларын алып киткән, зур көч белән каерып, очыртып киткән...

2 февраль көнне кичке якта көчәйгән җил-давыл районның кайбер торак пунктларына зур зыян салган, берничә сәгатькә ут та бетеп торган.

Иң зур зыян Шахмай авыл җирлегендә булган йортларда һәм хуҗалык корылмаларында күзәтелә. 20 йортта зыян шактый - сарайларның, гаражларның түбәләрен каерып шиферларын алып киткән, зур көч белән каерып, очыртып киткән шиферлар берничә йорт түбәсендәге профнастилга барып (тишеп) кергән. -Барлык йортлар һәм корылмалар иминиятләштерелгән, аларның хуҗалары иминият кампанияләренә тапшыру өчен белешмә алдылар, - дип хәбәр итте безгә Шахмай АҖ башкарма комитеты секретаре Гөлназ Нуруллина.

Акъярда өч йорт, бер сарай һәм гараж түбәсенә зыян килгән, берничә йортта ташлаган пластикны каерган. "Корылмалар иминиятләштерелгән иде", - диде безгә АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин. Чуаш Чабаксарында биш йорт, өч сарай һәм ике гараж түбәсе давылдан зыян күргән.

Ленинода дүрт хуҗалык казалы булган, бары бер йорт кына иминиятләштерелгән булган. "Безнең авылда давыл "Ләйсән" балалар бакчасы түбәсенә зур зыян салды", - дип хәбәр итте безгә АҖ башкарма комитеты секретаре Любовь Сидорова.

Бу көннәрдә давыл нәтиҗәләрен бетерү өстендә эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев