Дәүләт хезмәтләре – үз-үзеңә хезмәт күрсәтү режимында
Яңа Чишмә авылында Совет урамындагы 80 - йортта электрон терминал - "Инфомат" урнаштырылды. "Электрон Хөкүмәт" инфоматы - ул теләсә кайсы гражданга үз-үзеңә хезмәт күрсәтү режимында интерактив дәүләт хезмәтләре алырга ярдәм итүче электрон терминал. Инфомат ярдәмендә хезмәт күрсәтүләр турында мәгълүмат алырга, бланклар тутырып, бастырып алырга, видео-консультация алырга, чиратка язылырга, пошлина һәм...
Яңа Чишмә авылында Совет урамындагы 80 - йортта электрон терминал - "Инфомат" урнаштырылды.
"Электрон Хөкүмәт" инфоматы - ул теләсә кайсы гражданга үз-үзеңә хезмәт күрсәтү режимында интерактив дәүләт хезмәтләре алырга ярдәм итүче электрон терминал.
Инфомат ярдәмендә хезмәт күрсәтүләр турында мәгълүмат алырга, бланклар тутырып, бастырып алырга, видео-консультация алырга, чиратка язылырга, пошлина һәм штрафлар түләргә, шулай ук хәйрия фондларына взнослар кертергә мөмкин.
Бүгенгесе көндә инфомат аша Татарстанда яшәүчеләр берничә төр хезмәт күрсәтүдән файдалана алалар:
- автомобиль һәм техпаспорт номерлары буенча ЮХИДИ штрафлары түли алалар;
- күчемсез милеккә булган хокукка Бердәм дәүләт реестрына гариза бирә, пошлина түли һәм әзер күчермә алуга языла алалар;
- күчемсез милеккә Дәүләт кадастрыннан мәгълүмат алу өчен гариза яза һәм аның хәзерлек статусы турында белешә алалар;
- яңа үрнәктәге чит ил паспорты алуга гариза тутырып, бастырып ала, пошлина түли һәм гариза бирүгә языла алалар;
- салымнар буенча бурычларын тикшерә һәм түли, хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә иминият взнослары кертә алалар;
-идарәче компанияләргә ТКХ хезмәтләре өчен түли алалар.
Түләүләрне акчалата да, банк картасы ярдәмендә дә кертергә мөмкин.
Комиссия алынмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев