Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Әдәмсә АҖ: 2022 елда зур эш башкарасы бар

Авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты утырышы 20 гыйнварда узды.

Утырыш эшендә Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова, чакырылган оешма һәм учреждение җитәкчеләре һәм авыл халкы катнашты.

 

Әдәмсә АҖ башлыгы Альмира Нәҗметдинова үз чыгышын 2021 елда башкарылган эшләр - халык наказлары буенча эш турындагы мәгълүматтан башлады.

Профсоюз урамында яшәүчеләр буш йортлар тирәсендә тәртип урнаштыруны һәм куркынычсызлык максатларында аларны электр энергиясеннән өзүне сораганнар. Әлеге йорт хуҗаларына кисәтүләр белән күрсәтмәләр бирелгән, алар билгеләнгән вакытка бетерелгән. Буш йортлар тирәсендә җәйге чорда территорияләрне төзекләндерү эшләре (бер йорттан кала, аның хуҗасын таба алмаганнар) башкарылган.

2021 елда телдән мөрәҗәгатьләр белән 24 граждан кабул ителгән. Алар авыл советына урамнарны яктырту лампаларын алыштыру, чүп-чар җыю һәм түләү проблемасын, шулай ук сукбай этләр буенча мәсьәләләрне күтәргәннәр. Барлык мәсьәләләрне дә тиз арада хәл итәргә тырышканнар, әмма кайберләре билгеле бер вакыт таләп иткән.

 

Белешмә

 

Эшкә яраклы халык саны 298 кеше тәшкил итә.

Икътисадта 278 кеше мәшгуль.

Районнан читтә 62 кеше эшли.

Хезмәт эшчәнлеге белән мәшгуль булмаган затлар - 20 кеше.

Пенсионерлар 162 кеше.

2021 елда Әдәмсәдә бер генә яңа эш урыны да булдырылмаган. Әмма 2021 ел дәвамында өч кеше үзмәшгульлек белән теркәлгән.

АҖ хакимияте эшендә иң беренче чиратта төп бурычлар булып түбәндәгеләр кала:

1. Җирлек бюджетының үтәлеше.

Җирле бюджет керемнәре салым һәм салым булмаган керемнәр, шулай ук түләүсез һәм кире кайтарылмый торган акчалар хисабына формалаша. Керемнәр барлыгы 8,7 млн. сумнан артык тәшкил иткән, үтәлеш - 116%.

 

2. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм башка социаль әһәмиятле объектларның өзлексез эшләвен тәэмин итү.

Балалар бакчасы, мәктәп, авыл клубы, китапханә, почта бүлекчәсе, 3 сәүдә ноктасы 2021 елда өзлексез эшләгән, аларның эшенә карата шикаятьләр булмаган.

 

3. Торак пункт территорияләрен төзекләндерү, халыкның тормыш-көнкүрешен һәм иминлеген тәэмин итү.

 

Уртак көч белән җирлек территориясендә 20 агач утыртылган, урам, зиратлар, санитар койма зоналары тирәсендәге чүп үләннәре чабылган, чүп-чар җыештыру буенча өмәләр, «Чиста ярлар» акциясе үткәрелгән, АМЙ каршындагы койма буялган, балалар өчен уен мәйданчыгы буялган һәм яңартылган.

Республика гранты буенча АҖ территориясендә чүп-чар өчен 10 һәм зур габаритлы чүп-чар өчен 2 мәйданчык урнаштырылган.

Үзара салым акчасына урамнарны яктырту, поселок эчендәге юлларны төзү һәм ремонтлау һ.б. планлаштырылган эшләр алып барыла.

АҖ территориясендә җәмәгатьчелек советы, ветераннар Советы, хатын-кызлар советы, инвалидлар советы нәтиҗәле эшли. 

Бу 2022 елда юлларны тәртипкә китерүне дәвам итү, шулай ук җирле мәктәп бинасын капиталь ремонтлау планлаштырыла.

Киңәйтелгән утырышта катнашкан авыл халкы совет һәм АҖ башкарма комитетның эшен канәгатьләнерлек дип таныдылар.

Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова авылның уңган кешеләрен Яңа Чишмә районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләүдә дә катнашты:

Әдәмсә АҖ башкарма комитетында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Гөлсинә Шәйдуллина бүләкләнде; авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Мингали Зиннуров (рәсемдә) бүләкләнде.

Владимир Нестеровка «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы версиясе буенча «Тыйнак хезмәткәр» номинациясендә «Ел кешесе - 2021» конкурсының җиңүче дипломы тапшырылды.

Җәмәгать тормышында һәм төзекләндерү эшләрендә актив катнашканнары өчен Әдәмсә авыл җирлеге башлыгы грамоталары белән Рафис Нотфуллин һәм Айрат Гыйльмановлар бүләкләнде.

Сөт җыючы Сергей Таротиннан иң яхшы сөт тапшыручы Вәсимә Зиннуровага бүләк тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев