Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Әдәмсә авылы халкы янгын сүндерүдә актив ярдәм күрсәтте

1 майда Кичуй елгасы буенда Әдәмсә һәм Горшково авыллары арасында коры үләнгә ут капкан һәм ут урман массивына күчкән.

Тик оператив рәвештә килеп җиткән янгын хезмәте, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре утка алга таба урманга таралырга ирек бирми.

Утны сүндерүдә әдәмсәлеләр бик актив ярдәм күрсәткән - текә яр аркасында техника үтә алмаган тирәләргә халык ут юлына туфрак бәргәннәр. Ерак түгел эшләгән юлчылар да зур ярдәм күрсәткән.

Барлык хезмәтләрнең һәм халыкның көйле, оператив эшләве нәтиҗәсендә янгын сүндерелгән.

Район җитәкчелеге ут сүндерүдә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен барлык әдәмсәлеләргә дә рәхмәт белдерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X