Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Әдәмсә мәктәбенең «Гасырларны тоташтыручы җеп» проекты мәктәп укучыларының мәдәни һәм рухи үсешенә юнәлдерелгән

«Рухият һәм мәдәният» номинациясендә Яңа Чишмә районыннан өч гариза бирүче «Лукойл» грантлары алган

Проект җитәкчесе, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Альмира Нәҗметдинова (хәзер Әдәмсә АҖ башлыгы) конкурста катнашу - мәктәп укучылары өчен чаралар үткәрүдә уңайлы шартлар булдыру кирәклеге һәм шулай ук балаларны мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү белән бәйле икәнен сөйли.

«Ритэк» хәйрия фонды конкурсында откан 200 мең сумлык грантка мәктәп үзенең актлар залын бизи һәм җиһазлый алачак. Моңа сәхнә өчен кием - салым, тамашачылар өчен утыргычлар, проектор, экран, акустик комплект сатып алу керә.

«Гасырларны тоташтыручы җеп» проекты этаплап башкарылачак һәм киләсе адым - мәктәп укучыларыннан, аларның ата - аналарыннан һәм педагоглардан иҗади коллективлар булдыру. Ике иҗат коллективы оештыру планлаштырыла.

Проектның иҗтимагый әһәмияте шуннан гыйбарәт, ул үсеп килүче балаларның мәдәни һәм рухи яктан үсешенә ярдәм итә. Проектның нәтиҗәлелеге ап - ачык: һәр бала шөгыльләнү, үсү һәм үзенең иҗади сәләтен күрсәтү мөмкинлегенә ия булачак.

Проектыбыз мәктәп укучыларында һәм аларның ата - аналарында хореография, вокал, концерт эшчәнлеге белән бәйле мәдәни традицияләрне яңадан торгызу ниятен уята алса, без үзебезнең төп максатыбызга -  халкыбызның үзешчән сәнгатен, иҗат инициативасын һәм социаль - мәдәни активлыгын саклауга һәм үстерүгә булган ихтыяҗны канәгатьләндерүгә ирешербез дип ышанам».

2020 елда Яңа Чишмәдән 12 проект «Лукойл» социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында грантка ия булган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев