Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Әдәмсәлеләр яхшы юллар көтә

2019 елда үзара салым программасы буенча Әдәмсә авыл җирлегендә 214 мең сум (100 %) җыелган, шуңа өстәп республика субсидиясе дә. Барысы 1 млн. 70 мең сум. Узган елдан 129 мең сум экономия калган.


Бу акчалар түбәндәге эшләрне башкарырга мөмкинлек биргән. Әдәмсә авылында Тынычлык һәм Яр буе урамнары арасында авыл эчендәге юлга вак таш җәелгән - 621 мең сумга 177 метр (керү юллары юк, акча җитмәгән). Подрядчы - «Ремстрой» ҖЧҖ.
Шул ук төзелеш оешмасы Әдәмсә авылында рөхсәтсез каты көнкүреш калдыкларын саклау (чүплекләрне тигезләү) урынын норматив хәлгә китергән. Эш 90 мең сумга төшкән.
- Су белән тәэмин итү чыганакларын лицензияләү өчен документлар пакетын формалаштыру (скважина, чишмә су алу җайланмаларын санитар саклау зонасын оештыру проектлары, паспортлар һәм гидрогеологик нәтиҗәләр, топографик планнар төзү буенча), шулай ук су анализларын лаборатор тикшеренүләр өчен тулысынча түләнде. Барысына да 257 мең сум акча тотылды, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Любовь Котова. - Әлеге чыгымнар буенча Юл буе урамындагы скважинада тузган торбаларны алыштыру гына кала. Подрядчы ноябрьнең беренче көннәрендә эшкә керешергә вәгъдә итә.
Хәзерге вакытта Әдәмсә авылында ике тимер шлагбаум ясау һәм урнаштыру буенча подрядчы белән сөйләшүләр алып барыла: берсе – Үзәк урамда, берсе – Профсоюз урамында.
Юлларны кардан үз тракторы белән авылда яшәүче Айрат Гыйльманов чистарткан. Халык аның эшеннән канәгать.   
Киләсе елга Әдәмсә авыл җирлегендә бу программа буенча түбәндәгеләр планлаштырылган:
- Әдәмсә авылында Яшел, Кыр урамнарына вак таш җәю (сатып алу, ташу, вак таш җәю, килешү буенча эш өчен түләү);
- Әдәмсә авылында Кичү елгасы аша чыга торган күпер ремонты;    
- Әдәмсә, Бакташ авылларында юлларны кардан чистарту;
- Бакташ авылы зиратында контейнерлар белән контейнер мәйданчыгы булдыру.
Ниятләнгән планнарны тормышка ашыру өчен бер кешедән 500әр сум акча җыярга карар кылынган.
Эльмира Нотфуллина, Әдәмсә авылы. Программа белән килешәм. Юллар эшләнә, кышын кардан чистарталар. Су гел бар, җәен, элеккегечә, өзеклекләр булмады. Суэтем башнясы яңа һәм, мөгаен, аңа хезмәт күрсәтү өчен үзара салым акчасының бер өлеше тотыладыр. Әмма әле юллар гына түгел, барлык урамнар да ясалмаган. Безнең Үзәк урамда да яхшы юл пәйда булуын көтәм. Үзара салымнан канәгать, инде ничә ел 500 әр сум җыябыз, һәм ул шуңа тора дип саныйм.  
Халидә Нәбиуллина, Бакташ п. Мондый программа бар икән, аннан файдаланырга кирәк. Өстәвенә, тапшырылган һәр сумга тагын дүрт сум өстәлә. Үзара салым акчасы артык түгел – барыбер эшкә барачак. Берәү дә бирүдән баш тартмый, чөнки белгәнебезчә, барысы да авыл файдасына булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X