Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

ЭЭМБ ветераны Минтаһир Юзумханов вафат булды

2020 елның 25 ноябрендә ЭЭМБ ветераны ЮЗУМХАНОВ Минтаһир Минзаһир улының йөрәге тибүдән туктый. Аңа нибары 51 яшь иде.

Ул Яңа Чишмә РЭЭБдә 12 елдан артык хезмәт итте һәм лаеклы ялда иде.

Минтаһир Минзаһир улы бик ярдәмчел һәм игелекле кеше иде, барысына да булдыра алганча ярдәм итәргә тырышты.

 М.М.Юзумханов хезмәттәшләренең генә түгел, ә ярдәм иткән барлык кешеләрнең күңелләрендә дә  якты эз калдырды.

Без ЭЭМнең Яңа Чишмә районы бүлеге ветераннарына, ТР ЭЭМнең ГАИ Идарәсе ветераннарына, шул исәптән полициянең 3 нче рота хезмәткәрләренә, Чистай зонасы буенча аерым ДПС махсус батальонына хезмәттәшебезне җирләүдә матди һәм рухи ярдәм күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

М.М Юзумхановның вакытсыз вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Минтаһир Минзаһир улы Юзумханов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

 Барлык ветераннар исеменнән Вәлиҗан МӨХСИНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев