Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Екатерина АҖ: төзекләндерү дәвам итә

Күздә тотылганча, Екатерина АҖ дә үзара салым акчаларына үткән  елда башланган эшләрне дәвам иттерәләр.

- Быел  халыктан 139200 сум акча җыйдык. Республикадан бирелгән акчалар белән бергә (1 сумга 4 сум өстәп) 696 мең сум тәшкил итте, - дип сөйли АҖ башлыгы Александр Хорьков. - Башланган эшләрне дәвам итү өчен, әйтик,  суүткәргечләрне ремонтлау өчен, бу бик мөһим сумма. Бу безнең АҖ-дәге ике торак пунктта да чишелеше кыен мәсьәлә. Быел су буенча булган проблеманы хәл итү өчен 326 мең сум акча тоттык. Яңа Иванаевода су куу җайланмасы өчен 2 насос сатып алдык, ике торак пунктта да агымдагы ремонт ясадык һәм суүткәргеч торбаларның тишелгән (өзелгән) урыннарын бетердек, Екатерина Бистәсендә үтеп керү кыен (елга астында) урында горизонталь  юнәлештә бораулау юлы белән суүткәргеч участогын  алыштырдык.
Чишмәләрне төзекләндерү буенча узган ел башланган эшне ике торак пунктта да быел да дәвам иттердек. 50 мең сум акча китте, тик бу эшенә күрә күп түгел.
Екатерина Бистәсендә яшәүче Татьяна Ерашова үз авылындагы чишмәне төзекләндерү буенча безнең белән үз тәэсирләре белән  уртаклашты:
- Чишмә территориясендәге койма яңасына алыштырылды, беседка, мангал тора, электр сузылган, эскәмияләр, контейнер һәм бәдрәф куелган, торбаны чистарттылар, аннан чишмә суы ага. Ял итү өчен менә дигән урын. Ял итәргә килүчеләр әлеге хезмәтне бәяләрләр һәм чүп-чарларын  теләсә кайда ташлап калдырмаслар, чөнки чисталык һәм матурлык тоту өчен шартлар бар бит.
Яңа Иванаево авылындагы чишмә дә төзекләндерелгән һәм бик тә матур, - бу хакта халык шулай ди. Ирина Карташова, мисал өчен, элек анда чүп үләненнән башка берни дә юк иде, ди. Ә хәзер анда җирле пенсионерлар прогулкага чыга, яшьләр өчен дә чишмә тирәсе ял итү өчен яраткан урынга әверелгән.
Авылда балалар мәйданчыгы иң матур участок булып тора. Балаларның  әти-әниләре аны яхшыртуга сөенеп туя алмыйлар. Балалар өчен әлеге матурлыкны булдыруга (коймалар тоту һәм буяу) ике торак пунктта да 100 мең сум акча тотылган. Екатерина Бистәсендә җыештыру, чәчәкләр үстерү (утырту) һәм аларга су сибү эшен әле күптән түгел генә пенсиягә чыккан хатын-кыз ирекле төстә үз өстенә алган.
- Төзекләндерү буенча эшләрне без ике торак пунктта да берьюлы башкарабыз, - дип дәвам итә сүзен АҖ  башлыгы, - контейнер мәйданчыкларын төзү һәм сигез контейнер урнаштыру (120 мең сумлык) буенча эшләр дә менә Екатерина һәм Яңа Иванаево зиратларында берьюлы башкарылды. Ягулык-майлау материаллары һәм урамнарны төзекләндерүгә материаллар сатып алуга 10 мең сум  китсә, 90 мең сумны кышын ике торак пунктта да юлларны кардан арындыруга тотачакбыз. Үткән  кыш әлеге уңайдан халыктан бер шикаять тә кермәде.

Лариса Федорова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев