Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Екатерина Бистәсендә халык җыены булып үтте

Җыен җирле мәдәният йортында узды, утырыш башланыр алдыннан анда мәдәният һәм мәгариф учреждениеләренең иҗат түгәрәкләрендә әзерләнгән эшләр күргәзмәсе, шулай ук концерт программасы оештырылган иде.

Екатериновка авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты тарафыннан башкарылган эшләр турында аның башлыгы Александр Хорьков хисап тотты.

2020 елдагы җыенда гражданнар тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр күтәрелгән: Екатерина Бистәсе аша Казанга автобус маршрутын оештыру; кичке вакытта спортзал эшләмәве; «Закрома» ҖЧҖнең пай өчен халык белән исәп-хисап ясамавы. Шулай ук ел дәвамында 11 мөрәҗәгать кергән, аларны оператив рәвештә хәл итәргә тырышканнар. Автобус маршруты мәсьәләсе әлегә ачык кала, чөнки ул районара дәрәҗәдә хәл ителә.

Белешмә

Авыл җирлегендә 503 кеше яши. Шуларның 172се - пенсионерлар, 131е - 18 яшькә кадәрге балалар. 3 никах теркәлгән, 1 бала туган, 10 кеше үлгән.

Эшләүчеләр саны - 154 кеше.

Екатерина Бистәсе – 101

Яңа Иванаево 53

Муниципаль учреждениеләрдә - 47, авыл хуҗалыгында - 34, сәнәгатьтә - 14, ТКХда – 1, хуҗалык исәпле учреждениеләрдә - 42, сәүдәдә - 8, районнан читтә - 24 кеше эшли. 31 кеше эшсез.

Екатериновка АҖ территориясендә барлыгы 233 йорт (Екатерина Бистәсендә - 160 һәм Яңа Иванаевода – 73 йорт).

Шәхси хуҗалыкларда 213 баш мөгезле эре терлек бар (86 сыер), дуңгызлар - 242, сарык һәм кәҗәләр 102 баш.

АҖ башкарма комитеты яшь терлекләр, терлек азыгы сатып алуда, субсидияләр алуда, артык продукцияне сатуда ярдәм итә.

 АҖ советы һәм башкарма комитеты җирлек бюджетын үтәү, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү, торак пунктның территорияләрен төзекләндерү, тормыш-көнкүрешне тәэмин итү кебек мәсьәләләрне тиешенчә башкарып чыккан. Барлык өч төр буенча да салымнар җыю 100 һәм аннан да күбрәк процентка үтәлгән. Үзара салым акчасына эшләрне башкару, бюджет акчаларын тоту буенча барлык йөкләмәләр дә үтәлгән. 2020 елда АҖнең тәгаенләштерелгән бюджеты 5266,5 мең сум тәшкил иткән.

Авыл халкының тормыш-көнкүреше, авылларны төзекләндерү кебек үк, яхшыра. Моны авыл халкы раслады һәм бертавыштан АҖ Советы һәм башкарма комитетның эшен канәгатьләнерлек дип таныды. Шулай ук авыл халкы 2021 елга авыл хуҗалыгы алдына куелган бурычларны да хуплады, бу: тормыш сыйфатын күтәрү, яшьләрне авылда калдыру, ШЯХларда терлекләрнең баш санын саклап калу, җирлек территориясендә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү.

Гражданнар җыенында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев катнашты. Ул район эшчәнлегенең төп өлкәләрендә 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде, Екатерина һәм Яңа Иванаево халкына авыл җирлеге үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, актив тормыш позициясе һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Альбина Кораблевага һәм Мария Денисовага район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X