Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • «Экология» номинациясендә Яңа Чишмәдән өч гариза бирүче «Лукойл» грантлары алган

    Тубылгы Тау АҖ «Лукойл» социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының «Экология» номинациясендә 150 мең сумлык грант откан.

    «Тубылгы Тау авылы -  чын археологик хәзинә. Биредә болгар, соңрак Алтын Урда крепосте диварларының калдыклары табылган. Борынгы төзелеш мәйданы - 20 мең квадрат метр чамасы. Шулай ук борынгы шәһәр зираты калдыклары, кабер ташлары һәм XIV гасыр мавзолееның фундаменты сакланган», - дип сөйли проект авторы Тубылгытау АМЙ директоры Айгөл Вафина.

    «Шуңа да карамастан, Тубылгытау шәһәрлегенә актив антропоген йогынты ясау (комлы карьер, терлек көтү, территорияне грейдер белән тигезләү) - мәдәни катламнарның югалуына китерергә мөмкин. Боларның барысы да, әлеге көнгә кадәр Тубылгытау шәһәрлегенең саклык статусы булмаганга күрә дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә, археологик һәйкәлдән карьер ясаган кешеләргә каршы тору мөмкин түгел. Әлеге проектны тормышка ашыру «Кала Башы» тавын табигый һәм мәдәни объект буларак саклау, территориядә туристик маршрут булдыру өчен кирәк. Башта күрше районнарда яшәүче туристларны чакырачакбыз. Кешеләр матур урыныбызның тарихы һәм аның күп гасырлык мәдәнияте турында белергә тиеш», - дип саный Айгөл Вафина.

    150 мең сум күләмендәге грант акчалары төп мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак, бу - территорияне коймалау, мәгълүмати стендлар урнаштыру, туристлар өчен борынгы шәһәр тарихы буенча кыска юл күрсәткече булырлык буклетлар чыгару.  Әлеге социаль проектны тормышка ашыру 12 айга исәпләнгән. Ул АМЙ хезмәткәрләре көче белән АҖ башкарма комитеты ярдәмендә башкарылачак. Проект шулай ук Тубылгы Тау авылы активы, шәхси эшмәкәрләр, АҖ Советы депутатлары һәм район башкарма комитеты тарафыннан хуплана.

    Айгөл Вафина киләчәккә төзелгән планнары белән дә уртаклашты:

    «Борынгы «Тубылгы Тау» шәһәрлеге территориясен саклауга һәм төзекләндерүгә юнәлдерелгән «Мирасыбызны саклап калыйк» проектын тормышка ашырсак, безнең өчен шәһәрлегебезне «Татарстанның энҗе муенсасы» («Жемчужное ожерелье Татарстана») республика туристик маршрутына кертү мөмкинлеге барлыкка киләчәк».

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: