Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ел башыннан алып Яңа Чишмә районында читтән кертелгән аракы сатуның күләме арткан

Ике ай эчендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан өч литр легаль булмаган хәмер әйләнештән алынган.

Районда алкогольне ваклап сату 40 сәүдә объектында 15 оешма тарафыннан башкарыла. Район үзәгендә аны 11 коммерцияле оешма һәм «Татспиртпром» АҖнең бер сәүдә ноктасы сата, авыл җирлекләрендә ул «Татспиртпром» АҖнең 13 объектында һәм 15 коммерцияле кибеттә сатыла.

2021 елның гыйнвар-февраль айларында 2,3 мең дал алкоголь сатылган (2020 елда – 2,5 мең дал). Коммерция структуралары тарафыннан 1,8 мең дал (2020 елда 2,1 мең дал), фирма челтәреннән - 0,5 мең дал (2020 елда 0,3 мең дал) сатылган.

Кертелә торган алкогольне сату 15 % ка кимегән, әмма читтән кертелгән аракыны сату 14% ка арткан. Татарстан алкоголен 2020 елга караганда - 6% ка, конкрет аракыны 8% ка кимрәк алганнар. Җан башына алкоголь сату да кимегән - 1,8 литр (92 %).

Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан 4 тикшерү үткәрелгән, шул исәптән берсе ЭЭБ белән берлектә. Ике закон бозу очрагы ачыкланган: алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибендә бер факт («Мейсса» ҖЧҖ), өйдә эшләп чыгарылган алкогольле продукцияне сатуның бер факты (А.Г. Меньшиков), 3 литр алкоголь легаль булмаган әйләнештән алынган.

Ачыкланган хокук бозулар буенча Яңа Чишмә район суды тарафыннан бер карар (15 мең сумлык) һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан 4 карар (24 мең сумлык) чыгарылган. Штрафларның гомуми күләме 39 мең сум тәшкил иткән.

«Халык контроле» ГИСкә гражданнардан алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында 3 мөрәҗәгать кергән, шуларның берсе расланган.

Ике ай эчендә район халкы 27 тапкыр кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән: берсе - язмача, бишесе – шәхси кабул итүдә, егерме бере - телефон аша. Барлык мөрәҗәгатьләр дә кулланучылар файдасына хәл ителгән, телдән мөрәҗәгатьләр буенча «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законы нигезендә консультацияләр бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев