Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Элиталы орлыклар чәчү икеләтә файда бирә

Югары репродукцияле сыйфатлы орлыкларны чәчү игенчеләргә икеләтә файда китерә - культураларның уңдырышлылыгы арта, шулай ук дәүләт аграрийларга шундый югары репродукцияле бөртекле культуралар игүгә субсидия бирә һәм орлык сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплый.

Соңгы елларда Яңа Чишмә районында кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары орлык материалын яңарту белән ныклап алынганнар. Мәсәлән, «Козлова М.И.» КФХда бу мәсьәлә белән җитди шөгыльләнәләр. 2019 елда 160 тоннадан артык югары репродукцияле арпа, бодай һәм солы орлыклары сатып алынган. Дәүләт сатып алынган орлыклар бәясенең 40% ын каплаган, ашлыкның уңдырышлылыгы шактый арткан. Моннан тыш, районда сыйфатлы югары репродукцияле орлыклар чәчкәннән соң, хуҗалык 3-4 ел дәвамында (яңа орлык чәчелгән мәйданга) һәр гектар өчен 400 сумнан 500 сумга кадәр субсидия ала. Шул ук вакытта һәр гектардан уңыш 4-5 центнерга арткан.

Шуннан күренгәнчә, элиталы орлыклар сатып алу шул ук бәягә төшә, ә безнең кайбер ваемсыз фермерлар аның өчен күләмле репродукцияле гади орлыкларны сатып алалар.

Үткән елда «Агро-Основа» (65 тонна), «Закрома» ҖЧҖдә (100 тонна), «Фәсахова К.М.» (24 тонна), «Зубов А.В(23 тонна), «Артемьева Л. Р.» (8 тонна) КФХлары һәм башка фермерлар орлыкларны яңартканнар.

Орлык яңартудан сизелерлек файда булуын аңлап, быел күп кенә фермерлар югары репродукцияле орлыклар сатып алуга керешкәннәр. «Козлова М.И.» КФХда тагын - 205 тонна, «Игенче» ҖЧҖдә - 65 тонна, «Скоков Н. А.» - 22 тонна, «Нурхамәтов З. М.» - 29 тонна, «Вәлиев Ф. Р.» - 15, «Әхмәтвәлиева Г. Г.» - 22, «Архангельское» - 22, «Зубов А. В.» - 10, «Гарифуллин И. И.» - 9, «Шакиров А. Т.» - 15, «Сәлахова Г. А.» - 19 тонна, «Котов С. Е.» - 8, «Анисимов О.А.» - 10, «Садыйков М. Х.» - 7, «Козлов В. А.» - 20, «Козлов А.Е.»  - 22, «Исхаков Р. М.» КФХ - 5, «Закрома» ҖЧҖ - 36 тонна сатып алганнар һ.б.

Нәтиҗәдә, район буенча язгы чәчүгә 580 тоннага якын яңартылган, югары репродукцияле бөртекле культуралар орлыгы кулланылачак, бу уңышка сизелерлек өстәмә һәм фермерларга дистәләрчә миллион сум күләмендә субсидия бирәчәк.

Районда орлыкчылык хуҗалыгы булмау сәбәпле, «Козлова М.И.» КФХ базасында шундый хуҗалык оештыру турында карар кабул ителде. 2020 елның көзендә үк инде элиталы орлыклар алуга район хуҗалыкларына алга таба сату өчен 300 гектарга якын көзге арыш һәм бодай чәчелгән. Шулай ук әлеге максатлар өчен 110 гектар элиталы арпа чәчү планлаштырыла. Сортларның авторлары белән лицензияле килешүләр төзелгән, ягъни барлык орлыклар да субсидияләр рәсмиләштерү өчен кирәк булган рәсми сыйфат сертификатлары алачак.

P. S. «Козлова М.И.» КФХда ГОСТ таләпләренә туры китереп орлыкларны тиешле сыйфатка җиткерү өчен заманча зур ашлык чистарту комплексы төзелә башлаган.

«Россельхозцентр»ның район бүлеге хезмәткәрләре Елена Бобова һәм Марина Гасилова орлыкларның сыйфатына чәчү алдыннан анализ ясыйлар. Р. Зиниятуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев