Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Эш тагы да нәтиҗәлерәк булырга тиеш

Яңа Чишмә муниципаль районында коррупциягә каршылык күрсәтүдә эшне координацияләү буенча комиссиянең чираттагы утырышында байтак мәсьәләләр каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.


Комиссия коррупциягә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темников информациясен тыңлады, ул коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләрендә 2018 ел өчен мәгълүматларга анализ нәтиҗәләре буенча күзәтү белән чыгыш ясады.
2018 елда коррупция дәрәҗәсен социологик тикшерү мәгълүматлары буенча, республиканың сораштыру үткәрелгән халкының 8,4 %ы соңгы елда (2017 елда – 8,9 %) үзләренең коррупцион хәлләргә таруы (эләгүе) турында белдергән.
ТР прокуратурасы һәм район прокурорлары тарафыннан закон бозуның 46115 очрагы ачыкланган, ягъни коррупциягә каршылык күрсәтү турындагы законны бозу – 2807. Хокук саклау органнары тарафыннан 832 җинаять ачыкланган, ягъни ришвәт алуның 183 факты.
Керемнәр, чыгымнар, урындагы кешеләрнең милке турындагы мәгълүматларга анализ кайбер районнарда коррупцион хокук бозулар профилактикасы нәтиҗәсенең түбән булуын күрсәтә, шул исәптән Яңа Чишмә районында да.
Шулай ук республиканың кайбер районнарында һәм министрлыкларында хезмәткәрләр тарафыннан коррупцияне профилактикалау максатларында билгеләнгән тыюларны үтәү буенча күрсәткечләр түбән. Бу исемлеккә Яңа Чишмә районы да эләккән.
Күзәтүләрдә безнең районда массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы көрәш чаралары турында информацияләрнең җитәрлек булмавы да күрсәтелә.
Күзәтүдә шулай ук коррупцион җинаятьләр тарафыннан китерелгән зыянның шактый зур булуы турында да билгеләп үтелә. 2017 елда ул 782 млн. сумнан да артып киткән, 2018 елда – 998 млн. сум. 2019 елда 6 ай эчендә 518 вазыфаи җинаять ачыкланган, бергәләп китергән зыян 2,97 млрд. сум тирәсе тәшкил иткән. Кимчелекләр һәм коррупцион күренешләр икътисадның барлык юнәлешләре буенча да диярлек билгеләп үтелә.
Алга таба утырышта мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьевның мәгариф хезмәткәрләренең вазыфаи бурычларын бәяләү турындагы информациясе тыңланды.
Үзәк бухгалтерия җитәкчесе Мария Мельникова 2018 елда төзелгән контрактларның үтәлеше һәм җибәрелгән тәртип бозулар турында хәбәр итте. Тәртип бозулар, нигездә, товар накладнойларын үзвакытында урнаштырмау буенча (кисәтүләр Красный Октябрь мәктәбенә).
Район башкарма комитетының кадрлар секторы урынбасары Айгөл Шәйхетдинова муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә карата булган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтларын көйләү буенча комиссия эшчәнлеге турында җиткерде.
Утырыш азагында Вячеслав Козлов комиссия тагы да максатчанрак эшләргә, белем бирү, агарту, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы тору тәртибен булдыруга һәм җәмәгатьчелекнең хокукый аңын үстерүгә юнәлдерелгән башка чараларның нәтиҗәлелеген арттырырга кирәклеген билгеләп үтте.
Газета укучыларыбызның исләренә төшерәбез, әгәр дә сез коррупцион күренеш фактларына тап булсагыз (ришвәт, бик зур салым һ.б.), бу хакта 2-32-49 (коррупциягә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе), 2-22-43 (прокуратура), 2-26-73 (полиция), 2-21-46 (“Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы редакциясе) телефон номерлары буенча хәбәр итә аласыз.
Азат МУСИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев