Эшкә йомгак
Узган атнада Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Луиза Исхакова газетабыз хәбәрчесе белән булган әңгәмәдә үткән елда оешманың эше турында сөйләде. - Үткән елда Үзәк ничек эшләде? Эшсезләр саны күпмерәк? - Мәшгульлек үзәге ике программаны: "2012 елга халыкның эш белән мәшгуль булуына булышлык күрсәтү" һәм "Хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча өстәмә чараларның Республика...
Узган атнада Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Луиза Исхакова газетабыз хәбәрчесе белән булган әңгәмәдә үткән елда оешманың эше турында сөйләде.
- Үткән елда Үзәк ничек эшләде? Эшсезләр саны күпмерәк?
- Мәшгульлек үзәге ике программаны: "2012 елга халыкның эш белән мәшгуль булуына булышлык күрсәтү" һәм "Хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча өстәмә чараларның Республика максатчан программасы"н тормышка ашыру белән шөгыльләнде. 2012 елда Мәшгульлек үзәгенә 1088 кеше мөрәҗәгать итте, шуның 381-е исәпкә куелды, шул исәптә 295-е -эшсез. Барлыгы 278 кеше эшкә урнаштырылды, шул исәптә 194-е - эш белән мәшгуль түгел. 216 кеше эшсез дип танылды, шул исәптә хатын-кызлар - 129, инвалидлар - 14, 30 яшькәчә булганнар - 21 кеше. Эшсезлек буенча 2100 сум күләмендә пособие түләнде.
- Мәшгульлек үзәге халыкка нинди хезмәтләр күрсәтә?
- Үзәк һөнәр сайлау, эшкә урнаштыру максатыннан профориентация буенча хезмәтләр күрсәтә. Әлеге хезмәтләр 1000 кешегә күрсәтелгән, шушы максатлар өчен 188 мең сум акча тотылды. Хезмәтләрнең берсе - һөнәри укыту һәм эшсезләрне яңадан укыту (375,6 мең сум акча сарыф ителде). Статистикадан күренгәнчә, безгә кыска вакытларда үзләренә туры килгән эшне таба алмаучы эшсез гражданнар: югары уку йортларын, техникумнарны тәмамлаучылар, озак вакытлар буе эшләмәүчеләр, инвалидлар, шулай ук РФ армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан гражданнар мөрәҗәгать итә. Әлеге категориядәге гражданнар өстенлекле тәртиптә без биргән юллама буенча яңадан укыту мөмкинлегенә ия. Үткән елда эшсез булган 29 кеше укырга җибәрелде. Алар үзләштергән һөнәрләр арасында "В,С,Е,Д" категориясенә шоферлар (22 кеше), парикмахер, ЭВМ һәм 1 С операторы (6). Болардан тыш, Мәшгульлек үзәге 3 яшькә кадәрле балаларын карау (тәрбияләү) буенча ялда булган һәм тиздән эшкә чыгарга ниятләгән хатын-кызларны һөнәри хәзерләү, квалификацияләрен күтәрү белән дә шөгыльләнә. Мәктәпләрдә профориентация алып барабыз: укучыларга һөнәр сайлау кагыйдәләре, сорау зур булган белгечлекләр турында сөйлибез, һөнәри кызыксынуны ачыклау максатыннан тестлар, 7-11 сыйныф укучылары арасында "Киләчәккә билет" иншасына конкурс үткәрәбез.
Мәшгульлек үзәге эшсез калган гражданнарга үзмәшгульлек буенча зур булышлык күрсәтә. 2012 елда 35 кеше әлеге мәсьәләләр буенча консультация алды. 20 кеше эшмәкәрлек эшчәнлеге оештырды. Без озак вакытлар исәптә торучы эшсез калган кешеләргә һәм инвалидларга психологик ярдәм күрсәтү буенча да хезмәтләр күрсәтәбез. 2012 елда әлеге хезмәтләрдән 15 кеше файдаланды. Эшсезләрне социаль адаптацияләү буенча төркемле занятиеләр үткәрелә. Әлеге очрашуларда хезмәт базарындагы хәлләр, буш эш урыннары барлыгы турында информация бирелә, актив һәм мөстәкыйль рәвештә эш эзләргә, резюме төзергә, эш бирүче белән эшлекле әңгәмә алып барырга һәм эш бирүчегә ничек итеп үзеңне дөрес күрсәтә белергә өйрәтәбез. 2012 елда шушындый төркемнән 19 кеше эшкә урнаштырылды.
- Эшсез гражданнарга өстәмә матди ярдәм күрсәтү максатларында нинди эш алып барыла?
Мондый эшләргә җәмәгать эшләре оештыру керә. Ел буена 37 кешене эшкә урнаштыру өчен предприятие һәм оешмалар белән 30 килешү төзелгән иде, җәмәгать эшләрендә шөгыльләнүчеләргә 59,2 мең сум акча түләнде. Вакытлыча эшкә урнаштыру өчен 4 килешү төзелгән иде (болар: эш эзләгәндә кыенлыкларга дучар булучы инвалид кешеләр, пенсия яшенә якынлашкан кешеләр, ялгызлар һәм күп балалы ата-аналар).
Укудан буш булган вакытларда 84 яшүсмер эшкә урнаштырылды, аларга 44 мең сум күләмендә акча түләнде. Алар БИҮ-дә, Яңа Чишмә АҖ башкарма комитетында, "Шешмадорстрой плюс" ҖЧҖ-дә, КМС заводында, "Челтәр компаниясе"ндә, "Татарстан" Агрофирмасы" ҖЧҖ-дә эшләделәр.
- Нинди яңа чаралар үткәрелде?
- 2012 елда вакансияләр ярминкәсе (2) үткәрелде (эшсез калучылар һәм пенсия яшенә якынлашкан гражданнар өчен), анда 85 кеше килгән иде. "Интернет-долголетие" проекты кысаларында 95 пенсионер компьютер белеменә өйрәнү мөмкинлеге алды. Быелгысы елда 25 пенсионерны өйрәтергә ниятлибез. "Электрон эш бирүче" дип аталган проект тормышка ашырылды. Бу элемтәнең саклану каналлары буенча мәгълүматлар тапшыру ярдәмендә мәшгульлек үзәге һәм эш бирүчеләрнең үзара электрон бәйләнешен тормышка ашыруга мөмкинлек бирә. Проект кәгазьгә язылган документлар әйләнешен алыштыруга, эш бирүчеләргә мәшгульлек үзәгенә тапшыру өчен кирәкле барлык мәгълүматларны күрсәтеп Интернет һәм махсус программа ярдәмендә хезмәткәрләр эзләү эшен җиңеләйтүгә нигезләнгән.
2012 елда инвалидлар һәм авыр хәрәкәтләнүче кешеләр учреждениеләргә тоткарлыксыз керә алсыннар өчен шартлар тудыру буенча "Кулай мохит" программасы тормышка ашырылды. Бу максатларга барлыгы 1,6 мең сум акча сарыф ителде.
- Районда эшсез кешенең социаль портреты нинди?
- Шушы елның 1 гыйнварына 73 эшсез граждан исәптә торды (тора), шуның 25-е ир-атлар, 49 - хатын-кызлар. Шуның 23,8 проценты - 16-29 яшьлек, 11,5 проценты пенсия яшенә җитүче, 64,7 проценты башка категориягә керүче кешеләр. Эшсез халыкның 23,2 проценты - югары, 23,8 проценты - урта, 21,7 проценты - башлангыч һөнәри белемле, 19,8 проценты - инвалидлар. Эшсезләрнең 19,8 проценты озак вакыт эшсез тора. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,98% тәшкил итә.
- Быел ниләр эшләргә планлаштырасыз?
- Эшкә урнаштыруга булышлык итү кысаларында терәк-хәрәкәт системасы авырулы инвалидлар өчен махсус эш урыннарын җиһазлау, инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар, ишле балалы ата-аналар өчен эш урыннары булдыру буенча эш дәвам иттереләчәк. 2012 елда һәр төркемнән берәр кешегә урын бирелде, эш бирүчеләргә (шушы программада катнашкан) 80 мең сум акча кайтарылды. Аннан кала, Мәшгульлек үзәгендә һәрвакыт вакансияләр банкында заявкалар бар, хәзер иң күп вакансия Үзәкләштерелгән клуб системасыннан алынды. 2013 елга финанслау башланды һәм региональ программа кысаларында өстәмә чаралар күрү һәм мәшгульлек программасы буенча эш башланды, ул дәвам иттереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев