Эшлекле атна
Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмә-планеркада көнүзәк мәсьәләләр каралды. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, 2 һәм 3 катлы йортларны карап йөргәннән соң ТКХ, Идарәче компания һәм "Дуслык" ҖЧҖ хезмәтләрендәге кимчелекләр, җитешсезлекләр ачыкланган. Барлык кисәтүләр берләштерелеп, аларны бетерүне район җитәкчелеге үз контрольлегенә ала. Районның...
Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмә-планеркада көнүзәк мәсьәләләр каралды.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, 2 һәм 3 катлы йортларны карап йөргәннән соң ТКХ, Идарәче компания һәм "Дуслык" ҖЧҖ хезмәтләрендәге кимчелекләр, җитешсезлекләр ачыкланган. Барлык кисәтүләр берләштерелеп, аларны бетерүне район җитәкчелеге үз контрольлегенә ала.
Районның Контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин Черемухово АҖ-нә караган бюджет оешмаларында барган тикшерү турында сөйләде. Тикшерү барышында балалар бакчасында идәннәрнең салкын булуы (идәннәр җылытылмый), мәктәптә ипинең көн аша китерелүе (көн саен тиеш) ачыкланган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова 2011 елда районның социаль-икътисадый үсеше турында мәгълүмат, башкарма комитет бүлекләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәя бирде (бу хакта киләсе санда).
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева бүлекнең районда физкультура һәм спортны үстерү буенча эше турында сөйләде. Эш байтак эшләнгән, тик әле халыкны физкультура һәм спортка тарту мөмкинлекләре бетмәгән.
Район башлыгы шулай ук икенчел чимал кабул итү пунктларының эшенә кагылышлы мәсьәләгә (алар даими эшләми), ана капиталын файдалануга (районда 90 млн. сумга якын акча файдаланылмаган) һәм механизаторларны укыту мәсьәләләренә тукталды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев