Эшлекле атна
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада кайбер мәсьәләләр тикшерелде. РПЭЧ начальнигы Наталья Сөниева газета-журналларга язылу кампаниясенең барышы турында сөйләде. I ярты елга язылу планы 10600 экземпляр булып, 8 ноябрьгә ул 19 процентка (район газетасы буенча - 22 процент) гына үтәлгән. Язылу...
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада кайбер мәсьәләләр тикшерелде.
РПЭЧ начальнигы Наталья Сөниева газета-журналларга язылу кампаниясенең барышы турында сөйләде. I ярты елга язылу планы 10600 экземпляр булып, 8 ноябрьгә ул 19 процентка (район газетасы буенча - 22 процент) гына үтәлгән. Язылу әле дәвам итә.
Сөт сату 2010 елга карата 113 процент тәшкил итә (4,4 тоннага күбрәк), бу хакта районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов хәбәр итте. "Татарстан" а/ф-ның Сосновка бүлекчәсендә (73 процент), "Садыйков М.Х." КФХ (84 процент) һәм "Вәлиев Ф.Р." КФХларда (81 процент) сөтне узган елгыдан азрак җитештерәләр. Бу атнада куст киңәшмәләре үтәчәк, анда белгечләр савым сыерларын баланслаштырылган рацион буенча ашату өчен азык хәзерләү технологияләре турында сөйләячәкләр һәм күрсәтәчәкләр. Районда гаилә фермалары төзергә теләүчеләр бар - гаризалар кабул ителә.
Ринат Фәсахов корыган агачлар урынына яңаларын утырту, район үзәгендә суүткәргечне алыштыру һәм Ленино, Чаллы Башы авылларында ремонт эшләрен төгәлләү мәсьәләренә тукталды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев