Эшмәкәр Насыйх Мортазин акбүрелеләргә процентсыз ссуда бирәчәк
Акбүре АҖ башлыгы терлек санын арттырырга теләүче авылдашларына ярдәм итәргә тәкъдим иткән.
Бу тәкъдимне эшмәкәр Насыйх Мортазин хуплаган, ул авылдашларына 2 елга 2,5 млн.сумлык процентсыз ссуда бирәчәк.
- Насыйх Мортазин күп кенә чараларыбызның иганәчесе булып тора, авыл халкының мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә һәрдаим ярдәм итә, - дип билгеләп үткән Җәүдәт Җәләлетдинов.
Теләк белдерүчеләр байтак булса да, алар арасыннан бары тик 8 кешене генә сайлаганнар, алар Мортазиннардан 300шәр мең сум процентсыз ссуда алачаклар.
Кичә АҖ башлыгы киңәшмә үткәргән һәм ссуда алу шартларын аңлаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев