Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Эстафета дәвам итә

    "Көзге миһербанлылык атнасы - изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында 12 сентябрьдә "Кайгырту" ХСХКҮ хезмәткәрләре Яңа парк ясауда актив катнашканнар. Ә 10 һәм 11 сентябрьдә алар бакча яны участоклары булган "Кайгырту" ХСХКҮ карамагындагы 15 кешегә социаль ярдәм күрсәткәннәр. Алар уңыш җыярга булышканнар, участокларны сабаклардан чистартканнар, шулай ук тәрәзәләрен юганнар һәм җылытканнар....

    "Көзге миһербанлылык атнасы - изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында 12 сентябрьдә "Кайгырту" ХСХКҮ хезмәткәрләре Яңа парк ясауда актив катнашканнар.
    Ә 10 һәм 11 сентябрьдә алар бакча яны участоклары булган "Кайгырту" ХСХКҮ карамагындагы 15 кешегә социаль ярдәм күрсәткәннәр. Алар уңыш җыярга булышканнар, участокларны сабаклардан чистартканнар, шулай ук тәрәзәләрен юганнар һәм җылытканнар. Шул ук акция кысаларында БЯСМ универсаль спорт мәйданчыгында мини-футбол буенча Яңа Чишмә авылы ишегалды командалары арасында дустанә очрашу булып үткән. Бер үк вакытта "Олимп" УСЗ да БЯСМ-дә тәрбияләнүчеләр арасында "Күңелле стартлар" уздырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: