Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Эзтабарлар һәлак булган сугышчының туганнарын эзлиләр

Эстониянең Таллин шәһәрендәге зиратта һәлак булган 10 очучының исем-фамилиясе язылган һәйкәл тора. Алар - 1944 елның 24 февралендә хәрби заданиедән әйләнеп кайта алмаган Кызыл Байраклы Балтыйк флоты ХҺК (ВВС)ның 17 нче аерым транспорт-авиация отряды очучылары. Араларында Югары Никиткино (хәзергесе Тубылгы Тау) авылында туып үскән Николай Дмитриевич Филимонов та булган.

Таллиндагы эзләнүчеләр шуны ачыклаганнар: РФ саклану министрлыгының "Мемориал" мәгълүматларының гомумиләштерелгән базасында алар бар да хәбәрсез югалганнар исемлегендә саналалар, ягъни, туганнары әлегә чаклы аларның мәетләре җирләнүен белмиләр.
"Мемориал" ОБД аша редакциягә мөрәҗәгать итеп, алар 1915 елда туган гвардия старшинасы Николай Филимоновның туганнарын табарга телиләр. Сугышчы Николай Филимоновның учет карточкасы мәгълүматларына караганда, ул Иваново хәрби комиссариаты тарафыннан хезмәткә чакырылган, парашютларны җыючы вазыйфасын башкарган, әти-әнисе юк, бәлки туганнары бардыр. Һәйкәл Таллиндагы Сиселин зиратында Бронза солдат сыны янәшәсендә. Якташыбызны белүче булса, хәбәр бирүегезне үтенәбез.
"Яңа Чишмә
хәбәрләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев