“Факел” балалар лагерында капиталь ремонт бара
Тиешле республика программасы буенча «Факел» балалар сәламәтләндерү лагерында капиталь ремонт бара.
Шактый эшләр башкарасы бар – торак корпусны бизәү, ашханәне, хуҗалык блогын, фасадны ремонтлыйсы һ.б. Смета бәясе – 17 млн. сум тирәсе. Төзүчеләр ашханәдә һәм хуҗалык блогында эшләрнең бер өлешен башкарганнар инде.
- Ремонт эшләре балалар ялына комачауламаячак, - ди яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Андрей Абрамов.
- Беренче смена ачылу 22 июньдә көтелә (барлыгы 3 смена булачак) һәм бу вакытка чаклы ремонт эшләренең мөһим өлеше башкарылачак һәм балалар ялына берни дә комачауламас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев