Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Факел” үз ишекләрен ачты

    Хәзергесе вакытта "Факел" лагерында район авылларыннан 72 укучы ял итә. 28 июньдә беренче сменаны ачу тантанасы булып узды. Ольга ИВАНОВА Гадәттә уку елы дәвамында балалар сыйныфташлары белән аралашалар, лагерьда исә яңа бергәлекләр - отрядлар оеша. Үзеңне яңа коллективның тулы хокуклы әгъзасы итеп тою һәрвакыт күңелле. Һәр отрядның үз девизы, үз...

    Хәзергесе вакытта "Факел" лагерында район авылларыннан 72 укучы ял итә. 28 июньдә беренче сменаны ачу тантанасы булып узды.
    Ольга ИВАНОВА
    Гадәттә уку елы дәвамында балалар сыйныфташлары белән аралашалар, лагерьда исә яңа бергәлекләр - отрядлар оеша. Үзеңне яңа коллективның тулы хокуклы әгъзасы итеп тою һәрвакыт күңелле. Һәр отрядның үз девизы, үз сөйләме, стена газетасы бар. Атамалары да нинди диген: "Кока-кола", "Бригантина". Өч көн - күнегү - ияләшү срогы - ул инде артта калган, хәзер һәр бала үзен өендәгечә иркен тота, аларга кызык һәм әйбәт. Шушы вакыт эчендә әйдаманнар (вожатыйлар) һәр баланың талантын, сәләтен ачыклап өлгергән, кемдер җырга, кемдер рәсем ясарга оста, кемдер спорт ярата, алар лагерь тормышында үзләренең сәләтләрен тагы да арттыралар.
    Биш мәртәбә тәмле ризыклар белән туклану, тәүлек буена саф һавада булу, яңа аралашу, яңа дуслар, көн саен спорт уеннары… Эссе көннәрдә балалар өскә су сибүдән рәхәт табалар, душка йөриләр. Кыскасы, кояш, саф һава, су - безнең әйбәт дусларыбыз, җәй үзе безне үзгәртә. Балалар йокылары туйганчы, 9 га чаклы йоклыйлар (мәктәпкә йөргәндә иртә торасы бит), дискотекадан соң төнге 11 дә йокларга яталар. Бернинди компьютер юк! Күптән түгел картадан күмелгән хәзинә урынын "эзләп" тапканнар. Алда аларны "Эшмәкәрләр көне", "Үзидарә көне" (өлкәннәр һәм балалар үз рольләрен алмашалар), "Киресенчә көне", кичен тауга поход, учак ягу, гитарага кушылып җырлау һ.б. көтә. Иң мөһиме, балаларның йөзләре бәхетле, берәүнең дә өйгә кайтасы килми. Лагерьга икенче ел районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге курьерлык итүе тикмәгә түгел. "Факел"да вожатыйлар да яшь, көчләре ташып тора, араларында педагогик вуз студентлары, мәктәп педагоглары да бар.
    (4 нче биттә)
    (2 нче биттә)
    Вожатыйлар - укытучы Максим Сальцин, студент Алексей Закройщиковларның лагерьда эш тәҗрибәсе бар, шәфкать туташы Алсинә Гайфетдинова да лагерьда беренче ел гына эшләми. Вожатыйлар арасында яңалары да бар. Болар: өлкән вожатый (педагог --оештыручы) Альбина Әхмәтҗанова, вожатыйлар Александр Улитин, Таңсылу Гафиятова һәм Альбина Сиплатова. Алар үз отрядлары белән җылы мөнәсәбәттә. Быел Красный Октябрь поселогыннан килгән пешекчеләр Светлана Новикова, Людмила Иванова һәм Галина Савельевалар балаларга тәмле ашлар пешерәләр.
    28 июньдә "Факел"да яшәүче балалар беренче смена ачылу хөрмәтенә әләм күтәрү тантанасына әти-әниләрен, абый-апаларын, дус-ишләрен, сыйныфташларын чакырганнар. Балалар концерт та әзерләгәннәр. Халык бик күп иде. Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк әти-әниләрне лагерь начальнигы Алинә Рамазанова җитәкчелегендәге лагерьның барлык хезмәткәрләре белән таныштырды, ә алар арасында яхшы ял итәр өчен балаларга барлык шартлар тудыручы җыештыручы, ике каравылчы, савыт-саба юучы да бар.
    Ата-аналар үзләренең нарасыйлары өчен борчылмасыннар өчен вожатыйлар ата-аналар алдында тантаналы шартларда түземле булырга, үзләренә ышанып тапшырылган балаларның сәламәтлеген кайгыртып торырга ант иттеләр. Ата-аналар исә балаларын ышанычлы кулларда калдыруларын тоеп, тыныч күңел белән таралыштылар. Әлеге тантана төнге учак янында төгәлләнде, аның янында фотога төшәргә теләүчеләр дә байтак иде һәм бәйрәм хөрмәтенә ял төнге 12гә чаклы дискотека белән дәвам итте.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: