Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Фатирларга дәүләтнеке булмаган пенсия фонды ишек шакый

Пенсия фонды хезмәткәрләре чакырусыз өйләр буенча йөрми. Яңа Чишмә район пенсия фонды бүлегенә гражданнардан яшь кешеләрнең фатирлар буйлап йөреп, үзләрен пенсия фонды хезмәткәрләре итеп таныштырулары турында кергән шалтыратулары ешайды. Алар фатир хуҗаларына килешүгә кул куеп, пенсиянең булачак тупланма пенсияң турында кайгыртырга тәкъдим итәләр. Гражданнарның мондый мөрәҗәгатьләре арту дәүләтнеке булмаган пенсия...

Пенсия фонды хезмәткәрләре чакырусыз өйләр буенча йөрми. Яңа Чишмә район пенсия фонды бүлегенә гражданнардан яшь кешеләрнең фатирлар буйлап йөреп, үзләрен пенсия фонды хезмәткәрләре итеп таныштырулары турында кергән шалтыратулары ешайды. Алар фатир хуҗаларына килешүгә кул куеп, пенсиянең булачак тупланма пенсияң турында кайгыртырга тәкъдим итәләр. Гражданнарның мондый мөрәҗәгатьләре арту дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары эшчәнлегенең активлашуы белән бәйле. Шулай итеп, 2015 елның 1 гыйнварына мәҗбүри пенсия иминияте буенча дәүләтнеке булмаган 91 пенсия фонды үз эшчәнлеген алып бара. Аларның вәкилләре клиентлар базасын киңәйтәләр, шул исәптә фатирлар буйлап йөрү хисабына. Район пенсия фонды бүлеге граҗданнарга дәүләтнеке булмаган пенсия фонды вәкилләреннән хезмәт таныклыкларын күрсәтүләрен сорарга киңәш итә. Килешү төзергәме, юкмы - бусын инде һәркем үзе хәл итә. Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзегәндә тупланма пенсия өлешенә түләнгән иминият взнослары әлеге фондка күчереләчәк, алар җыелган акчаларны инвестицияләргә һәм тупланма пенсияне лаеклы ялга чыкканда түләргә тиешләр. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының эш нәтиҗәсе күпчелек финанс базарындагы хәлләргә бәйле. Гамәлдәге закон 1967 елда туган һәм аннан да яшьрәк граҗданнарга киләчәктә туплама пенсияне булдырыргамы яисә барлык взносларны пенсиянең иминият өлешен арттыруга тотаргамы икәнлеген 2015 ел ахырына чаклы сайлау хокукы бирде.
Ольга ПОПКОВА, РПФ бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев