Файдаландыңмы – түлә!
Агымдагы елның 8 аенда коммуналь хезмәтләрнең барлык төре буенча 14,1 млн. сум исәпләнгән, ә шуның 13,8 млн. сумы түләнгән. Җыем күләме 98,3 процент тәшкил иткән, бу үткән елга караганда яхшырак, әмма, акча тулысынча кермәү аркасында, ТКХ оешмасы финанс кыенлыклары кичерә. Евгений СТАРОВ Соңгы вакытларда түләмәүчеләр белән эш алып баруны бераз...
Агымдагы елның 8 аенда коммуналь хезмәтләрнең барлык төре буенча 14,1 млн. сум исәпләнгән, ә шуның 13,8 млн. сумы түләнгән. Җыем күләме 98,3 процент тәшкил иткән, бу үткән елга караганда яхшырак, әмма, акча тулысынча кермәү аркасында, ТКХ оешмасы финанс кыенлыклары кичерә.
Евгений СТАРОВ
Соңгы вакытларда түләмәүчеләр белән эш алып баруны бераз көчәйткәннәр, августта акча җыемы 102,2 процент тәшкил иткән, бу эш идарәче компания, суд приставлары хезмәте, бурычлы кешеләр эшләгән оешма җитәкчеләренең бердәм эш итүе аркасында ирешелгән.
Бер ел элек без усал ният белән түләмәүчеләргә карата кулланыла торган чаралар турында язган идек инде. Әлеге эш нәтиҗәләре буенча бурычлы ике кеше - А.Н. Левин һәм В.В. Насипаевалар алып торган фатирларыннан чыгарылган иде. Аларның фатирларында җаваплырак кешеләр яши (вакытлыча файдалануда). Бу эш хәзер дә дәвам итә.
Вакытлыча фатирда яшәүчеләр белән социаль найм килешүләрен өзү өчен һәм аларны фатирлардан чыгару турында авыл җирлекләре белән берлектә кирәк булган барлык документлар әзерләнә. Хәзергесе вакытта Оксана Козлова фатиры буенча судта утырышлар үткәрелә. Шулай ук әлеге процедурага карата вакытлыча фатирда яшәүчеләр фатирлары буенча документлар әзерләнгән. Менә алар: Б.Н. Шәйдуллин, С.П. Бобов, Ф.И. Исмәгыйлова, С. Перевезенцев, И.Г. Фомичев, Р.Р. Сабирҗанов, Н.И. Шкурихина, Т.И. Җиһаншина.
Түләүләрне 2011 елның шул ук чоры белән чагыштырсак, аның 6 процентка артуы күренә. Әмма кайбер алга китешләр булуга карамастан, бурычлылар белән эш тукталмый. 15 августта усал ният белән түләмәүче 39 кешегә кисәтү җибәрелде, күбесе бурычларын түләде. Тик 15 бурычлыга карата судка дәгъва (әҗәт - 300 мең сум) әзерләнә.
2011-2012 елларда 56 кешегә карата бурычларын түләттерүгә (әҗәтләре 1,4 миллион сум иде) дәгъва белдерелде, 1 сентябрьгә исә әҗәтнең 420 мең сумы гына капланган.
Соңгы өч ай дәвамында кызыл, зәңгәр, сары төсле кәгазьләрдә әҗәтлеләргә квитанцияләр тутырып җибәрелде. ТКХ өчен түләмәүчеләр исемлеген подъездларга ябыштыру (элү) да гамәлдә. Ятим өч бурычлының берсе генә әҗәтле калды. Акча түләмәүчеләр эшләгән оешмалар белән дә актив эш алып барабыз. 678 мең сум әҗәтнең 566 мең сумы шул юл белән түләттерелде. 23 оешмадан бурычлылар бишесендә генә калды, бу юнәлештә эш дәвам иттерелә. Бурычларны түләттерү һәм контрольне көчәйтү максатында "ТКХ КПП" ҖЧҖ-кә ике контролер кабул ителде. Бурычларны түләттерү өчен кирәкле документларны квалификацияле хәзерләү өчен идарәче компаниягә юрист кирәк.
Кайбер район хезмәтләренә мөрәҗәгать иткәндә әҗәтлеләргә карата чикләүләр (киртәләр) куелды, "Кристалл" ИКнең шушы мәсьәлә буенча алар белән килешүе бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев