Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Файдалы очрашу

Бүген Яңа Чишмә мөхтәсибәтендә Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе белән очрашу булып узды, - дип хәбәр итә редакциягә район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов.

-Килгән кунаклар райондагы мөселман эшмәкәрләре белән очрашып, аларны үзләренең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Мөселман эшмәкәрләре ассоцияциясе район эшмәкәрләре өчен файдалы тәкъдимнәр белән килделәр: финанс яктан ярдәм итү, бизнес өлкәсендә бушлай консультация һ. б. Әлеге оешманың төп нияте: мөселман эшмәкәрләрен берләштерү, таныштыру, бер-берсенә ярдәмләшү юлларын табарга өйрәтү. Эшлекле әңгәмә алдыннан кадерле кунаклар район җитәкчесе Вячеслав Михайлович белән дә күрештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев