Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

фермерның сыерлары үлгәнгә кмс заводының катнашы юк

Сентябрь азагында "Яңа Чишмә хәбәрләре"ндә фермер Лилия Артемьеваның өч сыеры үлү турында язма басылган иде, бу хәл КМС заводыннан агып чыккан сулар фильтрацияләнүче басуда (отстойник) малларның су эчүе белән аңлатылган иде. Шушы очрактан соң заводның фильтрация җирләреннән суга проба алып, анализга Казан лабораториясенә җибәрелгән. Анализ нәтиҗәләре агып чыккан суларның агулы...

Сентябрь азагында "Яңа Чишмә хәбәрләре"ндә фермер Лилия Артемьеваның өч сыеры үлү турында язма басылган иде, бу хәл КМС заводыннан агып чыккан сулар фильтрацияләнүче басуда (отстойник) малларның су эчүе белән аңлатылган иде.
Шушы очрактан соң заводның фильтрация җирләреннән суга проба алып, анализга Казан лабораториясенә җибәрелгән. Анализ нәтиҗәләре агып чыккан суларның агулы булмавын һәм терлекләр организмына бернинди зыян салмавын күрсәткән. КМС заводы җитәкчелеге хәзер тондыру урыннарын тимер челтәр белән уратып алган һәм тыю билгеләре урнаштырган.
ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хокук бозу очрагы расланмау сәбәпле административ эшне туктаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X