Ярты гасыр бергә: гаиләне ныгыткан мәхәббәт һәм «кырыс романтика»
29 майда Елена Михайловна һәм Владимир Викторович Ведякиннар алтын туйларын билгеләп үтте
Алар бер-берсен балачактан ук беләләр, җәй көне бергә су коенып йөриләр, аннары очраклы рәвештә клубта очрашалар һәм инде аерылмыйлар. Нәкъ 50 ел алар тормыш буенча кулга-кул, иңгә-иң баралар. Әлеге еллар артында –армия, кыр эшләре, юлсыз «аулак якка» күчеп китү, хуҗалыкны нульдән диярлек төзү һәм өч бала тәрбияләү. Аларның тарихы - әкият турында түгел, ә чын, тере, сыналган мәхәббәт турында.
Башы: «Ник исәнләшмисең әле?»
Балачакта алар Яңа Чишмә урамнарында йөз тапкыр очрашканнардыр. Җәй көне — бер төркемдә су коенырга йөриләр, кышын таудан шуалар: кайсылары тәгәрмәч, кайсылары чанага утырып, ничек тә ярый. Барысы да тигез, һәм ул вакытта беркем дә язмыш Володя белән Ленаны бергә кушар дип уйламый, әлбәттә.
Сигезенче сыйныфта укыганда, Лена кичен Володя белән бер дустын мәктәп тулай торагы янында күрә. Тик ярты гасырдан артык вакыт үткәч кенә ул иренә шул вакыттагы уйларын әйтә: «Ә ул монда нишләп йөри соң?» - дип уйлап куя ул, бераз көнчелек уты уянганын сизеп.
Мәктәптән соң Владимирны армиягә алалар. Хезмәте җитди була – Совет-Кытай чигендә. 27 айдан соң өлкән сержант дәрәҗәсендә, яхшы хезмәте өчен күкрәк билгеләре белән демобилизацияләнә. Өйгә ирләрчә ныгып кайта.
Аларның очрашуы клубта биюләр вакытында була. Володяның узып барганын күргәч, Лена биюдәге иптәшеннән читкә каерылып: «Ведякин, ник исәнләшмисең әле?» - дип куя. Шуннан соң өйгә икәү бергә кайталар инде. Ул кыш зур үзгәрешләрнең башы була. Ә язын Владимир колхозга учетчик булып эшкә урнаша һәм әтисе эзеннән Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына читтән торып уку бүлегенә укырга керә. «Минск» мотоциклында үсеп җиткән кыз-кыркынны йөрткәндә, ул һәрвакыт үзенә якын утыргычны Лена өчен калдыра. Лена тегү остаханәсендә эшли, һәм егет аны көн саен эштән каршы ала. Кыз аның белән ышанычлы булуын күреп тора.
Ике елдан соң яшьләр күңелле генә туй ясыйлар. Әлегә кадәр елмаеп искә төшерәләр туйларын. Барысы да: кияү арбасында йөрү дә, каенана йортыннан традицион «тавык урлау» да, киенгән кодалар да, хәтта запас кияү белән кәләш тә була анда. Шау-шулы, шат, ихлас туй төп байлык акча түгел, ә күңел җылысы һәм янәшәдә яхшы кешеләр булуын раслап тора.
«Авылга, әллә кая...»: курыккан күченү
Беренче балалары Вячеслав белән кызлары Алла бергә үсә, аларның яшь аермасы 1 яшь тә 1 ай, әниләре өчен шактый кыен чаклар: ире иртәдән кичкә кадәр кырда, өстәвенә, укый да. Ләкин яшь хатын зарланмый, ике яктан ата-аналар да ярдәм итә. Балалар бакчага киткәч, җиңеләя, һәм Елена эшкә чыга.
Ләкин төп сынау алда була. Партия Владимирны «Красный Октябрь» совхозының илле йортлык Новопоселенная Лебедка авылына икенче бүлекчә управляющие итеп җибәрә.
«Авылга, әллә кая...»- дип башын тота Елена, Грибоедовның сүзләрен искә төшереп. «Бармыйм!» - аның беренче реакциясе шундый була.
Владимир хатыны тынычланганны түземлек белән көтә. Ул аның риза булачагын белә. Һәм озакламый: «Ярар инде, киттек», - дигән сүзләрне ишетә.
Дүрт кешедән торган Ведякиннар гаиләсе Яңа Чишмәдә фатирларын калдырып, район үзәгеннән 18 чакрым ераклыкка, юньле-башлы юллары да булмаган авылга күчеп китә. 1983 елның апреле: Чикәнәш елгасын кичү аша узалар. Аннары кыр юлы: җәен тузанлы, кышын карлы, ә юллар өзеклегендә бөтенләй үтеп булмаслык. Почтаны, беренчел кирәк-ярак товарларны китерү, сөт һәм ашлык җибәрү белән бәйле кыенлыклар баштан ашкан. Ашыгыч ярдәм килә алмый – авыруларны тракторларда илтәләр.
Авылда иркен, ләкин кирәк-яраклары булмаган (күмер белән җылытыла, барлык уңайлыклар ишегалдында) йортка күчәләр. Ул вакытта барысы да шулай яши. Һәм беркем дә зарланмый. Авылда балалар бакчасы (аның мөдире Елена Михайловна була), башлангыч мәктәп, китапханә, клуб, кибет эшли. Шулай да кайбер белгечләрнең җитешмәве дә сизелә.
Тиздән бүлек совхоздан аерылып чыга һәм мөстәкыйль була, Владимир Викторовичны яңа төзелгән «Новосельский» совхозы директоры итеп билгелиләр. Акча шундук елга булып акмый, ләкин эшләп тапкан монда кала. Бөтенләй башка, активрак тормыш башлана: яңа йортлар, вак таш юл салалар, авыл хуҗалыгы техникасын яңарталар, халыкка хезмәт күрсәтү өчен яңа автобус сатып алалар, газ кертәләр. Авылга халык килә башлый.
1986 елда Ведякиннар гаиләсендә кызлары Лиза туа. Тагын 6 ел барысы да үз чираты белән бара. Ә 1993 елда — яңа борылыш: алар инде бишәүләп Яңа Чишмәгә күчәләр. Һәм барысы да кабат нульдән башлана. Яңа Чишмәдә йорт сала башлыйлар. Төзелеш барган арада бөтен гаилә белән туганнарында яшиләр. Йортны төзекләндерү әлегә кадәр дәвам итә — бер күчү бер янгынга тигез дип юкка гына әйтмиләр. Ә алар ике тапкыр зурлап күчә.
Ләкин Ведякиннар зарланырга күнекмәгән. Владимир Викторович 63 яшькә кадәр колхозда (соңрак — КФХда) агроном булып эшли. Елена Михайловна зур хуҗалык алып бара: хуҗалыкта ике-өч сыер, бозау, дуңгыз асрыйлар. Шуның белән яшиләр дә. Һәм иң мөһиме – өч баланы үстереп аякка бастыралар, барысына да яхшы белем бирәләр.
Бүген балалар таралышкан, һәркемнең үз гаиләләре бар, әмма барысы да әти-әни йортын җылы итеп искә ала. Улы Вячеслав юридик белем алган, ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының Яңа Чишмә районы буенча бүлек башлыгы булып эшли. Хатыны Лариса белән өч бала үстерәләр. Хәзер инде аларның ике оныгы бар – династия дәвам итә.
Алла Чаллыда пешекче һөнәрен ала, ире Юрий белән шулай ук өч бала үстерәләр.
Кечкенәсе Лиза университеттан соң Казанда эшли, Мари иленнән булган Артем исемле егеткә кияүгә чыга. Хәзер ир белән хатын шунда яшиләр һәм үз бизнесларын алып баралар, кызларын тәрбиялиләр.
50 ел узгач: пафоссыз гына, әмма бар күңелләрен биреп, Владимир белән Елена алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бөтен өй мәшәкатьләрен кичектереп тордылар һәм әлеге көнне бер-берсенә һәм гаиләләренә багышладылар. Көлделәр дә, моңсуландылар да – балачакны, биюләр, күченүләр, авырлыклар һәм җиңүләрне искә төшерделәр.
«Бергә яшәүнең 50 елы – нәтиҗәләр ясау һәм тормышка яңа планнар кору да», — диләр алар. Нинди планнар — сөйләмиләр. «Күз тимәсен», диләр. Аларның бер гадәте бар: планнарың чынга ашканчы дәшмәү хәерлерәк, дип саныйлар.
Яшьлек еллары вакыйгаларга бай була – барысын да бергә кичерәләр. Алар хәзер дә бергә: шатлыкта да, кайгыда да, сәламәтлектә дә, авыруда да.
Ераклык, юлсызлык, көнкүреш һәм вакыт сынавына түзгән гади һәм бөек мәхәббәт тарихы шундый ул.
Рәсемдә: Елена белән Владимир Ведякиннар Алтын туй көнендә (гаилә альбомыннан фото)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев