Фирүзә Ибраһимова - «Алтын каләм» бәйгесенен гран-при иясе!
Казанда «Алтын каләм-2026” яшь журналистлар бәйге-фестивале узды.
Гран-Прига татар матбугатыннан Фирүзә Ибраһимова лаек булды. Ике Гран-при, икенчесе - рус матбугаты юнәлешеннән Яна Гавриловага бирелде.
"Фирүзә Ибраһимова - Яңа Чишмә районы кызы, ул инде татар журналистикасында күптән. Мин Фирүзәне җиденче класста укыган чагыннан беләм, ул “Көмеш кыңгырау” гәзите оештырган Шәүкәт Галиев премиясен алган иде. Хәзер инде Фирүзәнең җиңүләре бик күп. 2 ел рәттән – татар теленнән, 4 ел рәттән әдәбияттан республика призеры. Татар теленнән Халыкара олимпиада призеры. «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә 2, «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә «Проза» юнәлешендә 1 урын, былтыргы «Алтын каләм» бәйгесендә 1 урын. Татар теленнән БДИ биргән азсанлы укучыларыбызның берсе.
Мин үзем Фирүзәне бүген үк яшүсмерләр, яшьләр журналына баш мөхәррир итеп куеп була дип уйлыйм. Ул былтыргы “Алтын каләм”дә баш мөхәррир булган иде, быел ике көн ярымда 16 полосалы ике журнал чыгарды. Татарның бер мәзәк сүзе – “Ичмасам” дип атала ул журнал, аның атамасын Фирүзә уйлап тапты, башисеме, стиль-бизәлеше дә аның идеяләре. Бик символик һәм мәзәк сүз. Ник “Ичмасам” дисәгез, татар матбугаты, татар дөньясы, татар теле турында сүз чыккач, нәкъ менә шул сүзне әйтәсе килеп тора, ә журналның эчтәлеге нәкъ менә шундый. Тәнкыйди-юмористик журнал булып чыкты ул. Фирүзә ул коллективны да оештыра белә, кирәк чакта кырыс та, кирәк чакта шаян да, мин аңа зур өметләр баглыйм.

Фирүзә ике журнал чыгарып кына калмады, “Алтын каләм”нең 30 еллыгын анализлап мәкалә язды, нигә татар журналлары кеше укымый дигән сылтау белән рәсем бастыруга әйләнеп калды дигән тикшерү уздырды. Фирүзә тәнкыйди карашлы мәкаләләр язудан курыкмый. “Картайгансың инде, “Алтын каләм” дигән бик эчтәлекле мәкалә дә язды Фирүзә", - дип, фикерләре белән бүлешә күренекле журналист Рәмис Латыйпов.

Афәрин, Фирүзә! Котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев