Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Фәрит Абделганиев: «Безнең өчен һәр эшмәкәр кадерле һәм мөһим. Бу безнең Президент позициясе»

22 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абделганиев Яңа Чишмә муниципаль районында эшмәкәрләрне кабул итте.

Аның белән бергә кабул итүдә Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова һәм муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов та бар иде.

Беренче булып үз соравын шәхси эшмәкәр Надежда Панфилова бирде. Ул үз кибетенең кечкенә генә торак пунктта урнашуы турында сөйләде. Клиентлар, нигездә, акчалата түлиләр. Эшмәкәр карта буенча терминал аша түләүләргә күчәргә тели, ләкин бүгенгесе көндә эквайринг (товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә карта белән түләү технологиясе) буенча уртача тарифлар 1,5% тан 2,7%ка кадәр тәшкил итә. «Бу безнең өчен бик күп, чөнки без товар бәяләрен әлләни арттырмыйбыз. Кече бизнеска ярдәм итү илкүләм проекты кысаларында бу мәсьәләне карау һәм тарифларны кулай дәрәҗәгә кадәр киметү мөмкинме?», - дип сорады Надежда Панфилова.

Фәрит Абделганиев кечкенә торак пунктта сәүдә ноктасы булу мөһимлеген ассызыклады, әмма банклар үз хезмәтләренең бәясен мөстәкыйль рәвештә билгеләргә хокуклы булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта Надежда Панфиловага ул әлеге проблеманы тиз арада түләү системасы (ТТС) аша булдырыла торган QR-код белән түләүләр ярдәмендә хәл итәргә тәкъдим итте. Ф. Абделганиев билгеләп үткәнчә, ТТС бизнес хисабына акчаның тиз күчүен тәэмин итә, шул ук вакытта түләүләр тәүлек буе башкарылырга мөмкин. ТТСта  бизнес хисабына  акчасыз түләүләрне кабул иткән өчен иң түбән комиссия -  түләү суммасының  бары тик 0,7%ы гына. Шул ук вакытта банкларга «төшеп калган» керемнәр федераль бюджеттан компенсацияләнә.

Бу технологиядән файдалану өчен эшмәкәргә түләү терминалын гына сатып алырга кирәк, иң гадиләрнең бәясе 2500 сумнан башлана.

Бизнес-омбудсмен Н.Панфиловага бу технологияне банклар белән берлектә эшләп бетерергә тәкъдим итте.

Яңа Чишмә районында вәкаләтле җәмәгать вәкиле Наил Хөснетдинов электр энергиясенә бәяләрнең югары булуы турындагы мәсьәләне күтәрде, чөнки бу бизнес үсешен чикли. «Җитештерү компанияләренә, пекарняларга электр энергиясе өчен бик зур счетлар килә», - дип билгеләп үтте ул.

Фәрит Абделганиев бу мәсьәләнең мөһим булуын раслады. «Без аны хәл итү белән инде берничә ел актив шөгыльләнәбез, әмма алга китеш юк. Эш шунда ки, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты электр энергиясенең күмәртәләп сату бәясен, электр энергиясен тапшыру тарифларын, сату өстәмәсен, электр энергиясенең ахыргы бәясенең зур өлешен тәшкил итүче инфраструктура түләүләрен җайга сала алмый», - дип аңлатты бизнес-омбудсмен. Проблеманы хәл итү сыйфатында ул эшмәкәргә сәнәгать паркы резиденты булып, әлеге статуста каралган ташламаларны алырга тәкъдим итте.

Аннан соң Хөснетдинов федераль челтәрләрнең җирле икмәкне кеше иң күпләп йөри торган урыннарның берсендә сатуга киртә куюыннан зарланды. «Пятерочка» кибетенә субарендага керәбез, әмма безгә үзебезнең ипине сатарга бирмиләр - алар исә үз икмәкләрен 50 сумнан артык бәягә саталар», - ди эшмәкәр.

Район башлыгы Вячеслав Козлов, «Пятерочка» кибете арендалаган бинада икмәк сатуга рөхсәт алу өчен, челтәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать белән чыгарга тәкъдим итте.

Эшмәкәр Ильмира Идиятуллина киләсе айга электр энергиясе өчен аванс түләүләрен бетерү мәсьәләсе турында сүз тотты. «Факт буенча түләү безнең өчен уңайлырак булыр иде, ягъни күпме кулландык, шуның кадәр түләр идек», - диде ул.

Фәрит Абделганиев билгеләп үткәнчә, электр энергиясе өчен түләү тәртибе РФ Хөкүмәтенең «Электр энергиясен ваклап сату базарларының эшләве, электр энергиясен куллану режимын тулысынча һәм (яки) өлешчә чикләү турында»гы (2012 ел, 4 май, № 442) карар белән җайга салына.

«Әлеге карар үз көченә кергәч, без эшмәкәрләрдән күп сораулар алган идек, әмма хәзергә алар аз. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге карар дөрес эшләнгән – хәзер түләүләрнең  артыгы алынмый, шул ук вакытта түләү дисциплинасы да булдырыла», - диде ТР бизнес-омбудсмены.

Район башлыгы үз чиратында, эшмәкәрнең мондый ихтыяҗы булса, түләүләрне кичектереп торуны сорарга әзер булуын белдерде. Әмма Ильмира Идиятуллинаны  сорауга бирелгән җавап канәгатьләндерде.

Аннан соң район хакимияте вәкиле Оксана Сабирҗанова сәламәтлеге какшау сәбәпле кабул итүгә килә алмаган эшмәкәрнең соравын җиткерде. Ул 6000 сум акчаны кире кайтару турында иде, әлеге сумманы эшмәкәрләр муниципаль милекне арендалау буенча сатуларда катнашкан өчен электрон сәүдә мәйданчыгында түлиләр. Әлеге акча сатуларда җиңүчегә дә, оттыручыга да кире кайтарылмый икән.

Район башлыгы аңлатып узганча, муниципаль депутатлар муниципаль милекне арендага бирү буенча бизнесның билгеле бер төрләре өчен ташламалар кабул иткән, беренче елда алар аренда түләвеннән бөтенләй азат ителгән. Тик аукционнан башка бу милекне арендалау мөмкин түгел, ә моның өчен 6000 сум түләргә кирәк, алар сатуларда оттырган очракта да акча кире кайтарылмый. «Бу эшкуарларны куркыта һәм алар аукционда катнашудан баш тарта», - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов.

ТР Бизнес-омбудсмены электрон сәүдә мәйданчыкларына мөрәҗәгать иткәндә эшмәкәрләрдә килеп чыга торган проблемаларны системалаштырырга тәкъдим итте.

Яңа эш башлаучы эшмәкәр Евгения Конанерова бер ел элек кибет ачуы һәм алкогольле эчемлекләр сатуга лицензия рәсмиләштерүе турында сөйләде. Әмма хәмер продукциясе белән тәэмин итүче оешма, көтмәгәндә, җитештерүчеләр белән бәйле проблемаларга сылтап, килешүне өзгән. «Безнең киштәләр ике ай дәвамында буш торды, без югалтулар кичердек», - дип зарланды Конанерова.

Район башлыгы проблеманың асылын аңлатты: башка тәэмин итүче (поставщик) элеккегесе киштәләрне үз продукциясеннән азат иткәнче эш башлый алмый. «Бу - сатучы башка тәэмин итүче белән килешә алмасын өчен, товар җибәрү килешүендә махсус язылган», - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов.

Юлия Наумова эшмәкәргә алкогольле продукция белән тәэмин итүчеләр тарафыннан килешүләрне көчләп тагу законлылыгын тикшерүне сорап, ТР прокуроры исеменә мөрәҗәгать әзерләргә кушты.

Шәхси эшмәкәр Равил Яруллин исә ике кибете барлыгы хакында әйтте. Узган елның сентябрендә аңарда Дәүләт алкоголь инспекциясе линиясе буенча тикшерү булган, ул кайчандыр касса аша үткән, ләкин хакы түләнмәгән алты шешә аракыны ачыклаган. Эшмәкәр аңлатканча, андый шешәләр ел дәвамында җыелган. «Эш шунда ки, кайчагында сатып алучылар касса аша үткән товар өчен түли алмый - акчалары җитми. Без аларга «возврат» ясый алмыйбыз. Шул ук вакытта касса программасына бер компания читтән торып хезмәт күрсәтеп, елына бер инвентарьлаштыру да үткәргән иде. Суд безгә максималь күләмдә штраф билгеләде - 200 мең сум. Бу техник хата өчен бик зур сумма. Хәзер мин анда хәмер сатудан шикләнәм», - диде Яруллин.

Юлия Наумова штрафларның күләме РФ Административ хокук бозулар кодексында билгеләнгән, дип аңлатты. Аның сүзләре буенча, чек сатып алучы акча түләгәннән соң гына чыгарылырга тиеш. «Мондый очраклар берничә тапкыр булган, бу - уйланырга мәҗбүр итә», - диде ул. Шуңа да карамастан, ул эшкуарның (штраф күләмен киметү ниятеннән) суд карарына каршы килә алуын билгеләп үтте, әмма хәзер вакыт үткән инде, мөмкинлек кулдан ычкындырылган.

«Безнең өчен һәр эшмәкәр, аның бизнесы нинди булуына карамастан, кадерле һәм мөһим. Бу безнең Президент позициясе»,-дип ассызыклады ТР бизнес-омбудсмены. «Әгәр киләчәктә контроль-күзәтчелек органнарының сезгә сораулары килеп чыкса, вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсенең кайнар линиясенә шалтыратыгыз. Күп очракларда безнең юристлар җәзаны йомшарта яки эшмәкәрнең гаепсез булуын судта раслый ала», - диде Фәрит Абделганиев.

Хөрмәт белән, ТР Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил матбугат секретаре, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча ТР Президенты ярдәмчесе Александр Андреев

+7 (917) 913-58-22

Aleksandr.V.Andreev@tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев