Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында җитди мәсьәләләр каралды

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында гражданнар оборонасы һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды. Утырышны районның гражданнар оборонасы җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.

Ул билгеләп үткәнчә, ТР Президенты - ТР Оператив штаб җитәкчесе боерыгын үтәү йөзеннән, Яңа Чишмә районында район гражданнар оборонасы җитәкчесе тарафыннан «Яңа Чишмә муниципаль район гражданнар оборонасының югары әзерлеге турында» боерык чыгарылган.
Гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы консультант Айгөл Кыямова комиссия әгъзаларын боерыкның төп пунктлары белән таныштырды. Аерым алганда, ГО буенча район штабына гражданнар оборонасының әзерлеккә китерү һәм халыкны яклау планнарын, матди-техник, медицина чаралары, азык-төлек запасларының булу-булмавын һәм алар белән файдалану тәртибен төгәлләштерү мөһим.
Оешма һәм предприятие җитәкчеләренә үз коллективларында ГО буенча инструктажлар үткәрүне оештырырга кушылды, ә РЭЭЧ халыкка хәбәр итү системаларының әзерлеген тикшерергә тиеш.
Инженер-коткару хезмәтенә авыл җирлеге башлыклары белән берлектә ГО саклау корылмаларының әзерлеген тәэмин итү, аларны ревизияләү (торак йортларның подвалларын һәм адм. биналарын да кертеп) бурычы йөкләнгән, шулай ук энергия, су, җылылык белән тәэмин итүнең автоном чыганакларының әзерлеген тикшерү дә зарур.
Укыту-консультация пунктлары халык белән ГО буенча дәресләр үткәрүне оештырырга тиеш.
Боерык үтәлешен контрольдә тоту ГО штабы начальнигы, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдиновка йөкләнгән.
124 номерлы янгын сүндерү часте (ПСЧ-124) начальнигы Айдар Канафин «Барысына да игътибар» сигналы буенча халыкның ничек итеп эш итү тәртибе (өйдә дә, эштә дә) турында сөйләде - үзең белән документлар, азык-төлек запасы, дарулар җыелмасын алырга һәм барлык электр - газ приборларын сүндереп, саклагыч корылмага таба барырга кирәк.
Утырышта шулай ук көзге-кышкы чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре дә каралды. ПСЧ-124 начальнигы янгын сүндерү машиналары, мотопомпалар, су баклары, гидрантлар торышы турында сөйләде. Нигездә, алар барысы да төзек хәлдә.
Янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эшләр турында күзәтчелек хезмәте инспекторы Александр Завалишинның мәгълүматлары тыңланды. «Профилактик эшне активлаштырырга кирәк, бигрәк тә хәзер, көзге-кышкы чорда», - дип билгеләп үтте Ринат Фәсахов.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев янгын-профилактика төркеменең райондагы эшчәнлеге турында сөйләп үтте. Төркем, нигездә, күп балалы гаиләләр, ялгыз өлкәннәр һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә даими йөреп тора. Агымдагы елның 9 аенда 56 рейд үткәрелгән, 9 янгын хәбәрчесенең төзек булмавы ачыкланган (аларның икесе алыштыруны таләп итә). 2015-2022 елларда 194 йортта барлыгы 720 янгын хәбәрчесе урнаштырылган (шуларның 109ы - күп балалы, 45е - авыр тормыш хәлендә калучылар, калган йортларда ялгыз өлкәннәр яши). Бу профилактик эш дәвам итәчәк.
Утырыш ахырында Ринат Фәсахов әлеге мәсьәләләргә җитди карарга һәм әлеге йөкләмәләрне тайпылышсыз үтәргә кирәклеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев