Гаризалар кабул ителә
Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына җиһазларны (Лизинг-грант) финанс арендасы килешүе (лизинг) буенча түләүгә бәйле чыгымнарны өлешчә финанслауга субсидия бирү өчен бизнес-проектлар сайлап алу конкурсының 4 этабын үткәрү турында хәбәр (игълан) ителде. Бу этапның аерым үзенчәлеге булып җитештерү процессында турыдан-туры катнашкан йөк автомобильләренең йөк...
Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына җиһазларны (Лизинг-грант) финанс арендасы килешүе (лизинг) буенча түләүгә бәйле чыгымнарны өлешчә финанслауга субсидия бирү өчен бизнес-проектлар сайлап алу конкурсының 4 этабын үткәрү турында хәбәр (игълан) ителде.
Бу этапның аерым үзенчәлеге булып җитештерү процессында турыдан-туры катнашкан йөк автомобильләренең йөк күтәрүчәнлеге буенча чикләүләр бетерелү, шулай ук лизинг килешүе төзү көненә булган таләпне (элек 2012 елның 1 гыйнварыннан да иртәрәк түгел иде) үзгәртү тора. Лизинг килешүе заявка бирелгән мәлгә гамәлдә булырга тиеш. Үзгәрешләр кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең тәкъдимнәрен истә тотып кертелде.
Сайлап алу конкурсында катнашуга заявкаларны 24 ноябрьдән 14 декабрьгә чаклы Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә чаклы министрлык кабул итә. Адресы: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт, 125 кабинет.
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларында дәүләт ярдәме ике юнәлештә күрсәтелә:
Теркәлү срогы заявка биргән көннән 1 елдан артмаганда эшмәкәрлек субъектларына (эшмәкәрлек эшчәнлеген башлап җибәрүчеләр) бизнес-проектларны тормышка ашыру өчен лизинг килешүләре буенча аванс түләүләрен түләүгә түбәндәге юнәлешләр буенча:
а) авыл бизнесы - Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерү һәм эшкәртү буенча бизнес-проектларны тормышка ашыру;
б) производство бизнесы - Татарстан Республикасында икътисадның башка төр өстенлекле тармакларында продукция җитештерү буенча бизнес-проектларны тормышка ашыру.
Теркәлү срогы конкурска заявка биргән көннән 1 елдан артык тәшкил иткәндә эшмәкәрлек субъектларына (эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручыларга) авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать производствосы өлкәсендә бизнес-проектларны тормышка ашыру өчен лизинг килешүләре буенча аванс түләүләрен түләү буенча фактта булган чыгымнарны каплауга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев