Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Газ миче шартлаган

Акбүре авылында янгын чыгып, Гөлсирә Хәсәншина йортсыз калган. Фаҗига газ шартлау аркасында чыккан.

Янгын кичке сәгать дүртләр тирәсендә чыккан. Бу вакытта Гөлсирә апа эштә булган, ул балалар бакчасында хезмәт куя.

Янгын чыкканда Гөлсирә апаның ире Рәшит абый өйдә үзе генә булган. Ис сизеп, котельныйга чыккан һәм ут чолгап алганын күргән. Шуннан тиз генә күршеләргә кереп хәбәр иткән. Янгын сүндерүчеләрне чакырганнар. Алар гараж, абзарларны, терлекне коткарып калган. Ут исә мунчага күчеп өлгергән булган, аның эчке ягын гына саклап кала алганнар. Иң гаҗәбе – өйдәге бөтен әйбер янып беткән, ә шкафтагы дини китаплар исән калган. Йортның документларын да Гөлсирә апа шулар янына куйган булган. Аларның кырыйлары гына янган, эчләренә берни булмаган.

Янгын булган урынны авыл халкы ярдәмендә чистартып куйганнар.Әлегә, Гөлсирә апа белән Рәшит абый авылдагы бер буш йортта яшәп торалар. Ул йорт авыл җирлеге башлыгының туганнарыныкы.

«Әнием һәм шәхсән үз исеменнән авыл халкына, райондашларга, авылыбыз яшьләренә, авыл һәм район җитәкчелегенә рәхмәтләребезне җиткерәм. Шөкер, ярдәм кулы сузучылар күп булды», – ди Гөлсирә апаның кызы Гөлсирин.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: 2202 2005 3101 0807 - Хуснудинова Гульсирень Джамилевна (Сбербанк) һәм аның телефон номеры: 89393717707.

http://agryz-rt.ru сайтының http://agryz-rt.ru/news/faiga/bten-ebez-yanyp-bette-doga-kitaplary-gyna-isn-kaldy битеннән алынган

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев