Герой гаиләсе: мәхәббәт, тугрылык һәм хәтер
Яңа Чишмә районында «Герой хатыны, балалары, әнисе» фотопроекты гамәлгә ашырыла
«Офицер хатыннары һәм хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган инициатива үз Ватанын саклаучыларны җиңү белән көтүчеләрне, шулай ук һәлак булган геройлар турында якты истәлек саклаучыларны яңадан берләштерде.
Бу хакта Яңа Чишмә районында туып үскән әлеге иҗтимагый оешма вәкиле Эльвира Үзбәкова хәбәр итә.
- Районда проектны тормышка ашыруда СВОда катнашучының хатыны, оешманың Яңа Чишмә районындагы вәкиле Рузанна Храмова аерым роль уйнады, - дип билгеләп үтте ул. - Аның тырышлыгы һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү теләге нәтиҗәсендә әлеге очрашуларны оештыру мөмкин булды.
Эльвира әйтүенчә, Яңа Чишмә аның өчен туган йорт, үз кешеләр. Ул союзга кергәч һәм Казанның «Герой хатыны» проектында катнашкач, йөрәгендә әлеге проектны туган районына алып кайту хыялы кабына. СВОга мобилизацияләнгән туганнан-туган энесе сугыш кырында һәлак булгач, бу фикер тагы да ныгый. Эльвира һәрвакыт махсус операциядән яңалыкларны күзәтеп бара, ирләре Ватан өчен гомерләрен биргән әниләр һәм хатыннар белән бергә кайгыра.
Татарстан Республикасы буенча фотопроект җитәкчесе, «Офицер хатыннары берлеге» җитәкчесе Оксана Бородина ярдәме белән акция Яңа Чишмә районында гамәлгә ашырыла башлады.
Район башлыгы Егор Тарнавский моның өчен бина бирде, катнашучыларга мәгълүмат бирергә булыштылар.
- Проект туганнары алгы сызыкта булган гаиләләрнең матурлыгын һәм ныклыгын чагылдырып кына калмыйча, һәлак булган геройларның әниләре, хатыннары һәм балаларына, аларның батырлыклары онытылмасын өчен, җәмәгатьчелек ярдәме дә күрсәтергә тиеш. - диде Эльвира Үзбәкова. - Бу гаиләләр ышанычлы тыл булып тора. Уллары Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән аналарга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә.
Эльвира сүзләренчә, чираттагы фотосессия бер сулышта узган. Анда районыбыз геройларының гаиләләре, ялда булган СВО сугышчысы һәм СВО ветераннары катнашкан.
Бу кыйммәтле мизгелләрне төшереп калдырган кешеләргә аерым рәхмәт. Мартта узган проектның фотографы Гүзәл Шарапова, ә икенчесе – Анастасия Суслова булды.
- Кызлар волонтерлар кебек бушлай эшләделәр һәм бик зур эш башкардылар, - ди Эльвира җылы сүзләр белән. - Анастасиянең, мәсәлән, 8 айлык баласы бар, әмма ул барыбер ярдәмгә килде. Без кызларга аларның игелекле йөрәкләре һәм бу мизгелләрне тарих өчен саклаячак матур фотосурәтләре өчен чиксез рәхмәтле.
Яңа Чишмә районында «Жена, дети, мама Героя» фотопроекты барыбызга да ярдәмнең һәм бердәмлекнең мөһимлеген тагын бер кат искәртте. Ул фронттагы һәр батырлык артында көчле һәм яратучан тыл торуын, һәм без бергәләп теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле икәнебезне күрсәтте.
- Мондый инициативалар яклаучыларыбызның гаиләләренә ярдәм итәр һәм дәвам итәр дип өметләнәбез, - дип ассызыклады Эльвира.
Без газетабызда «Герой гаиләсе» рубрикасы ачабыз, анда СВО катнашучысы турында мәгълүмат белән безнең районда проект фотосурәтләре урнаштырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев