Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Грант акчалары мәктәпләрне ремонтлауга һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә сарыф ителәчәк

    Айгөл Хассарова: «Грант акчаларын театр күренешләре өчен актлар залын бизәүгә һәм музыка аппаратурасы сатып алуга тотачакбыз».

    2022 елда грант конкурсларында Яңа Чишмә районының берничә мәктәбе һәм кайбер укытучылары җиңү яулады.

    ПАО «Татнефть» Хәйрия фондының яңа грантына («Мәгарифтә инфраструктура» проекты) Яңа Чишмә гимназиясе ия булды (грант суммасы - 6,8 млн. сум), анда химия, физика, биология кабинетларын ремонтлау һәм җиһазландыру планлаштырыла. Шул ук грант Яңа Чишмә урта мәктәбенә бирелде (грант суммасы - 6,5 млн. сум), әлеге акчага  яңа канализация челтәрен урнаштырып, туалетларны капиталь ремонтлау күздә тотыла.

    ПАО «Татнефть» Хәйрия фондының «XXI гасыр педагогы» номинациясендәге грантларына түбәндәгеләр ия булды:

    - Тубылгытау мәктәбе укытучысы Гөлфия Хәлиуллина (грант суммасы 241 мең сум), аның проекты «Традицияләрне саклап – телне дә саклап калыйк» дип атала;

    -Яңа Чишмә урта мәктәбе укытучысы Айгөл Хассарова (грант суммасы 456,8 мең сум), аның проекты - «Татарча театр»;

    - Ленино урта мәктәбе укытучысы Зөлфия Хәсәнова (грант суммасы 150 мең сум), проекты - «Гореф-гадәтләр, җирем, халкым әле дә яши»;

    - Әдәмсә мәктәбе укытучысы Лариса Хәсәншина (грант суммасы 200 мең сум), проекты  - «Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм башка төркем укучылар белән белем бирү - коррекция эшендә файдалана алырлык алымнар, күрсәтмәлелек, модернизацияләү».

    2022 елда ТР территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру буенча белем бирү учреждениеләре арасында республика конкурсында түбәндәгеләр җиңүчеләр дип танылды:

    - Тубылгытау «Тургай» балалар бакчасы - 500 мең сум;

    - Шахмай урта мәктәбе - 500 мең сум;

    - Яңа Чишмә гимназиясе - 500 мең сум.

    Ана телендә тәрбия һәм белем бирүче педагоглар арасында республика конкурсында җиңү яулаучылар:

    - тәрбияче, татар теленә өйрәтү буенча методист Фирдәүсә Кубиева (Яңа Чишмә «Золотой ключик» балалар бакчасы) - 50 мең сум;

    - Яңа Чишмә гимназиясенең география укытучысы Гөлназ Рамазанова - 50 мең сум;

    - Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Зарипова - 50 мең сум.

    Барлык грант ияләрен конкурсларда җиңүләре белән котлыйбыз һәм үз проектларын тормышка ашыруда уңышлар телибез!

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: